Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбызга маскировка челтәре тапшырдылар

«Без бергә» волонтерлары махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан якташыбыз Илдар Хәйретдиновка маскировка челтәрләре тапшырды. Аңа өстәп волонтер хатын-кызларыбыз райондашларыбыз ярдәме белән әзерләнгән күчтәнәч каплары да бирде.

Актанышта волонтерлык хәрәкәте көннән-көн көчәя. Алар арасында «Без бергә» хәйрия фонды районыбызның масскаүләм мәгълүмат чаралары белән аеруча тыгыз элемтәдә. Менә әле генә фонд директоры Лилия Гыйкрамина вакытлыча ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы Илдар Хәйретдиновның фонд урнашкан «Яшьлек» яшьләр үзәгенә килеп волонтерлар белән очрашуын әйтте.

Илдар – Күҗәкә авылы егете, махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән батыр якташларыбызның берсе. 1231 батальоны сугышчысы.

Ялга кайткач, «Без бергә» фондына үзебезнең волоетерлар белән очрашырга килгән идем. Биредәге волонтер апалар тиз арада миңа махсус хрби операция зонасына алып китәргә гуманитар ярдәм тутырып бирделәр. Моннан тыш  авыл халкы, балалар, яшьләр күмәк көче белән үргән маскировка челтәрләрен тапшырды. Безне җиңүгә рухландырып, гел ярдәм итеп торуыгыз өчен зур рәхмәт!- диде Илдар якташыбыз барлык райондашларга.

Һәр күчтәнәч, һәр гуманитар ярдәм- барыбызның да йөрәк җылысы кушылгангамы, яу кырындагы егетләребез өчен аеруча кадерле. Илдарга һәм барлык сугышчыларга исән-сау махсус хәрби операция зонасына барып җитүен, тизрәк дошманнарны тар-мар итеп туган ягыбызга җиңү белән кайтуын телибез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев