Актаныш

Актаныш районы

16+
Татарстан Яшьләре

Бүген Актаныш районының «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе рәисен сайлыйлар

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Актаныш районының «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе конференциясе уза. Районыбыз укучылары «Алдынгылар хәрәкәте» эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча гамәлгә ашырылган проектларга нәтиҗә ясый, хәрәкәтне үстерү буенча киләчәккә планнар төзи. Конференциядә тагын бер мөһим вакыйга- бүген «Алдынгылар хәрәкәте»нә рәис сайлана.

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе белән Рәмис Хәсәнов  ярты ел гына җитәкчелек итә. Ул конференция делегатларын үзе лидерлык иткән ярты елдагы эшләр белән таныштырды, бу вакыт эчендә мәктәпләрнең, укучыларның бу юнәлештә активлашуын билгеләп үтте. 

Алдагы чорда җирле «Алдынгылар хәрәкәте»нең алдагы эшчәнлеге йомгаклары турында җирле Советның узган уку елындагы рәисе Айсылу Мирхәйдәрова сөйләде. 

Динара Ямалетдинова, Зарина Талипова, Айсылу Шагалиева, Юлия Муллахмәтова  "Алдынгылар хәрәкәте" җитәкчелегенә үз кандидатураларын тәкъдим иткәннәр. Кандидатлар сайлау алды платформалары- презентацияләре белән таныштырдылар.

Укучылар бюллетеньнәрдә күрсәтелгән кандидатлар арасыннан берсе янына тамга куеп, урнага салдылар.

Шулай ук  конференциядә рәис урынбасарын һәм юнәлешләр лидерларын да сайлап куйдылар. 

"Алдынгылар хәрәкәте"нә сайлаулар сентябрь аенда башлангыч бүлекчәләрдә, мәктәпләрдә башланды һәм 20 сентябрьдә тәмамланды. 20 октябрьгә кадәр җирле бүлекчәгә рәис сайлаулар тәмамланырга тиеш. "Алдынгылар хәрәкәте"ндә бер ел әгъза булып торучы рәис булып сайлана ала. Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбеннән 3, Актанышның икенче санлы мәктәбеннән бер кандидат үз кнадидатурасын тәкъдим итте.

Тормышка ашырасы проектларыбыз бик күп- «Россия гражданнары», «Экология экспедициясе», Беренчел ярдәм күрсәтү чемпионаты һәм башка чаралар оештырабыз, -ди Рәмис Илгиз улы. 

Актаныш районында пилот проект буларак, район үзәгендәге барлык балалар бакчалары һәм Пучы балалар бакчасы «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев