Аклыкка илтсен юллар: Актаныш укучылары әдәби-әхлакый тамаша карады
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Рсепубликасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәме белән Ильяс Халиковның «Минбар» татар-дини театры Актанышта «Аклыкка илтсен юллар» әдәби-әхлакый спектаклен тәкъдим итте.
Әлеге тамашаны карарга Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараена җитәкчеләр, мәктәп укучылары, укытучылар, тәрбиячеләр, дин әһелләре, абыстайлар чакырылган иде.
Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин башка районнарда әлеге спектакьне күрсәткәннән соң дин әһелләренең аны бик тә яхшы яктан бәяләвен әйтте. Шуңа да үзе дә җәмәгате белән тамашага килгән.

Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков спектакльдә бик күп тәрбияви моментларга басым ясала ди:
Туган телебездә матур итеп сөйләшү, фикереңне аңлата белү, туган телебезне саклау, өлкәннәр һәм балалар, яшьләр арасындагы аңлашылмаучылык, балаларының ата-аналарын картайган көннәрендә карарга теләмичә картлар йортына озатулары һәм башка проблемаларның чишелешен балалар һәм яшүсмерләргә яхшылап аңлатырга тырыштык.
Тәэсирләр бик уңай. Актаныш тамашачысына да ошар, әле бу спектакльне тагын кабатлап күрсәтербез.
Ильяс Халиков тамаша барышында халкыбыз җәүһәрләре- киләсе елда 140 еллыгын каршылаячак бөек шагыйребез Габбдулла Тукай, герой шагыйрь Муса Җәлил сүзләренә язылган җырларыбызны, шигырьләрен башкарды. Артист «Башка серләребезне әлегә ачып бетермибез. Тамашачы үзе килеп карасын, бик күпләр күз яшьләрен тыя алмадык, диләр. Димәк, хезмәтебезнең нәтиҗәсе бар», дип интрига да тудырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев