Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«Без бергә» фонды волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы Илгар Хәкимовка прицел тапшырдылар

Махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәүче Актаныш егете Илгар Хәкимовның мөрәҗәгатен «Без бергә» волонтерлары тиз арада тормышка ашырды. Бүген аңа кирәкле хәрби прицелны юнәтеп, Илгарның үз кулларына тапшырдылар.

Илгар Илнар улы Херсон Республикасы Каховка өлкәсендә комендант батальонында сугышчан бурычын үти. Сугышчан дусларының зур күбесе- Смоленск, Брянск якларында туып-үскән солдатлар. Шуңа да отпускага кайткач, рәхәтләнеп татарча сөйләшә, аралаша. Илгардан сугышчан хезмәте турында сораштырам. Тыйнак егет күп сөйләшергә яратмый булып чыкты. Үзенең хезмәте турында ул кыскача гына болай ди:

Без, «ударниклар»-дроннар, самолетлар  Россия ягына кермәсен өчен тылны ябабыз, аеруча Днепр елгасы буйларын саклыйбыз. Дошман эзе күренүгә бәреп төшерәбез.

1995 елда Актаныш авылында туа. Аның язмышы барлык бүгенге яшьләрнеке кебек. Балалар бакчасы, башлангыч сыйныфларда белем алу, кадет-интернат мәктәбендә уку- балачак мизгелләрен яшьлек еллары алыштыра. 2013 елда кадет мәктәбен тәмамлагач, армия сафларына китә. Данлыклы Төньяк флотта матрос була. Североморск, Мурманск, Архангельск и Северодвинск яклары бу. Ил алдындагы изге бурычын үтәп кайткан егет нефть оешмасында хезмәт куя. Соңгы 3 елда Актанышның агрегат заводында эшли. Быел завод ябылгач, 2025 елның апрелендә махсус хәрби операциягә барырга теләк белдереп, хәрби комиссариатка килә, контракт төзи. 

Илгарда туган илне саклау теләге махсус хәрби операция башлангач та көчәя, юкка гына ул кадет булмаган, армия сафларында хезмәт итмәгән бит. Махсус хәрби операциягә баруы әллә ничә кат уйланылган, үзе кабул иткән карар. 

Сезнең хезмәт нинди тәртиптә оештырылган?

Без смена белән хезмәт итәбез. Әмма шундый очраклар була, тревога була икән, сменам түгел дип, йоклап ятмыйсың, тизрәк иптәшләреңә ярдәмгә ашыгасың. Дроннар оча башласа, бөтен солдатны да күтәрәләр. 

Махсус хәрби операциядә иң куркынычы – нәрсә? 

Иң җанны өшеткәне- дошманнарның гражданский кешеләргә карата дрон белән  һөҗүм итүе. Аларның кулында бернинди саклану чарасы, корал юк. Урамда йөргән яшьләр, балаларның шартлавы- иң куркынычы.

Украина солдатлары безнең якка гражданский кием киеп үтеп керергә тырыша. Безнекеләр бик уяу, берничә тапкыр  дошманнар шул рәвешле безнекеләр тарафыннан тоткарланды. 

Илгар туган якта үткәрелгән һәр мизгелнең кадерен белеп калырга тырыша, әти-әнисенә булыша, дуслары белән очраша. Әле июль аенда гына Актанышта унбиш көн торып киткән, хәзерге отпускасы 14 көн. Әмма алдагы яллар ике айдан булырмы, юкмы, анысы әлегә билгесез. 


 

Бүген Илгар «Без бергә» фондына килеп волонтерлар белән очрашты. Күптән түгел якташыбыз волонтерларга сугышчы өчен иң кирәкле коралларның берсе- прицел сорап мөрәҗәгать иткән. Аның гозере тиз арада үтәлде. Бүген аны Илгарга кулын кысып, фонд директоры Лилия Гыйкрамина тапшырды:

  Бик зур рәхмәт! Гуманитар ярдәм өчен дә зур рәхмәт!Исән-сау туган илебезгә җиңү белән кайтырга язсын безгә, - диде Илгар волонтерларга һәм барлык ярдәм итүче райондашларга.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев