Районыбызда «Игелекле Актаныш» үзәге ачылды
«Игелек кыл да суга сал, халык белер, халык белмәсә, балык белер», дигән халкыбыз. Бүген игелеклелеккә кечкенәдән, балалар бакчасыннан ук өйрәтәләр. Мәктәпләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын тәрбияләү эше дәвам итә. Әлеге максатта Актанышта «Игелекле Актаныш» - «Добро. Центр» ачылды.
"Игелекле Актаныш" - "Добро. Центр"ны ачу тантанасында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, тармак җитәкчеләре катнашты.
«Яшьлек» яшьләр үзәге каршында ук кунакларны «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Рәмис Хәсәнов каршылады. Кадет-интернат мәктәбенең барабанчылар ансамбле чыгышы бүгенге бәйрәмне тагы да тантаналырак рухка көйләде һәм патриотик хисләр белән чорнады.
Районыбыз җитәкчелегенә Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары, техникум студентлары нинди игелеклелек акцияләре оештырулары турында сөйләделәр.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов яшьләргә биредә эш кайнап торырга тиеш, дип игелекле эшләргә рухландырды. Бу хакта тулырак алдагы язмаларыбызда яктыртачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев