Әмәт бистәсендә 5 йортка ут капкан
Казанның Әмәт бистәсендә берьюлы 5 йорт яна. Янгын урынында янгын сүндерүчеләр, МЧС, ашыгыч ярдәм хезмәтләре эшли.
Универсиада проспектында коттедж яна башлаган - ялкын тиз арада тагын дүрт йортны чолгап алган.
Хөрмәтле райондашлар!
Һава торышы гадәттәгечә түгел, көннәр гадәттәгедән җылы, ут кабу ихтималы зур. Коры үлән тиз арада яна, ут зур мәйданны чолгап алырга да күп сорамый. Шуңа күрә бик сак булу сорала!
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 14 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы режим кертелде. Бу чорда учак ягу, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру, шулай ук торак пунктлар һәм бакчачылык ширкәтләре территориясендәге мангалларда ризык әзерләү тыела. Әлеге кагыйдәләрне бозган очракта штрафлар каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев