Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Макетларда - Россиянең Хәрби тарихы!

Актаныш районы мәктәп укучылары арасында «Киләчәккә адым» техник иҗат фестивале уңышлы дәвам итә. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап бүген балалар иҗат үзәгендә фестиваль кысаларында «Макетларда -Россия тарихы» бәйгесе күргәзмәсе ачылды.

Россия дәүләтенең тарихын тирәнрәк белү һәм өйрәнү, бигрәк тә хәрби юнәлештәге белемнәрне арттыруны максат иткән "Макетларда -Россия тарихы" бәйгесе районыбыз мәктәпләрен бер дә битараф калдырмый. Оештыручылар күпләп төрле эчтәлектәге техник иҗат эшләре килә башлагач, башта аптырап та кала. Әмма бу очрак- сөенечле. Үз иленә, данлы үткәненә хөрмәтле балалар тәрбияләнә дигән сүз.

Яңа Әлем мәктәбе иҗатчылары Бөек Ватан сугышы башланган 1941 елның 22 июнен сурәтләгән. Әтиләр Советы җитәкчесе Фаяз Галиев иң элек кояш батареясы белән эшләүче микрофоннан Левитанның хәбәрен яңгыратты һәм макет белән таныштырды:

Һәркем үз өлешен кертте. Беребез рәсемен ясады, икенчебез урман, күпер эшләде. Күперне шәхсән үзем тал ботакларын картонга беркетеп ясадым.

Өйләрне салам түбә белән яптык. Саламны кибән ясаганда да кулландык. Өслек-пенопласттан, материал ябыштырдык. Сөрем җире- туфрак, ә бомба төшкән урын вакланган покрышка җилеме.

Агымсу елганы тасвирлау өчен пенопластны кисеп, аның өстен зәңгәр буяу белән буядык, һәм титан клее белән ныгыттык.  Самолетны маркетплейстан кайтарттык, ул аерым траектория буенча оча. Рәсемдә ике самолеттан соң очып килүче тагын өч самолетны да сурәтләдек.

Иҗади эшләрнең барысы да соклангыч. Жюрига җиңүчеләрне бәяләү җиңел булмаячак. 

- Әлеге конкурсның нигезләмәсен миңа эшләргә туры килде. Бу эшкә тотынганчы интернеттан бик күп эзләндем. Нәкъ менә Россиядәге аерым бер хәрби хәрәкәтләрне яктыртуны бурыч итеп куйдык. Макетлар балалар белән бергә ясалырга, укучылар техник иҗат аша илебезнең тарихын сурәтләргә тиеш иде. Мәктәпләр актив катнашты. Ничек эшләргә, нинди  материаллар кулланырга икәнлеген сораштырдылар. Нигезләмә буенча, иҗат эше 80 гә 80 сантиметр зурлыкта, 40 сантиметр биеклектә булырга тиеш иде.

Күбесе нигезләмәгә туры килә. Урыннар чыгарганда, кулдан ясалган вак элементлы образларга игътибар итәбез. Кайбер эшләрдә сатып алынган элементлар да бар. Шулай ук макетның аннотациясе булу, аның эчтәлегенә туры килүе шарт, - ди мәгариф идарәсенең тәрбияэшләре буенча методисты Рәйлә Зиннурова. 

Макетларның балалар кулы белән ясалган булуы, катлаулылыгы, нинди материаллар кулланылуы, тематик яктан эчтәлеге ачылганмы- барысы да күздән кичерелә. Хәрби хәрәкәтләргә балалар карашы чагылдырылган макетларда шактый гына инновацион технологияләр кулланылган.

26 эш арасыннан сайлап алынган җиңүчеләр  "Киләчәккә адым" техник иҗат фестивален йогаклау тантанасында билгеле була. Ә макетлар белән күргәзмәдә танышырга мөмкин булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев