19 август 2025 яңалыклары
-
Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов Актанышта гражданнарны кабул итте
Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов республика халкы белән очрашуларын дәвам итә. Бүген Альберт Зәки улы Актаныш авылында гражданнарны кабул итте.
-
Актаныш кибетләренә сәяхәт: Мәктәпкә җәйдән әзерлән!
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Укучы балалары булган барлык гаиләләрдә дә әзерлек эшләре кайный: кемдер җәйге каникулда үсеп киткән дә, формасы кечерәйгән, ә кемгәдер дәфтәрләр, рюкзаклар һәм яңа пенал кирәк. Бүген без Актаныш кибетләре буйлап баланы районнан читкә чыкмыйча гына мәктәпкә әзерләп буламы икәнен белешеп чыктык.
-
MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады
MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә кирәкле сервисларда дистанцион рәвештә, дәүләт учреждениеләренә кермичә генә эшләргә мөмкин.
-
Кемнәр бушлай дару препаратлары алырга хокуклы?
Татарстан Республикасында гражданнарның кайбер категорияләре дару препаратларын түләүсез алырга хокуклы. Бу мөмкинлектән кемнәр файдалана ала һәм ташламалы исемлеккә нинди медикаментлар кертелгән соң?
-
Актаныш районының мәгариф хезмәткәрләре тәрбия мәсьәләләре буенча киңәшә
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә мәктәп директорлары киңәшчеләре, тәрбия буенча урынбасарлары һәм педагог-оештыручылар традицион август конференциясе кысаларында секция утырышына җыелды. Секциянең төп темасы- «Тәрбиягә инновацион якын килү гармонияле шәхес формалаштыруда мәктәп һәм җәмгыятьнең роле».
-
Актанышта атна ахырына кадәр салкынча һәм тотрыксыз һава торышы көтелә
Бүген, 19 августта, Татарстанда актив көньяк циклон тәэсире аркасында салкынча һәм тотрыксыз һава торышы көтелә.
-
Яңа янгын сүндерү депосында төзелеш эшләре ахырына якынлаша
Бүген Актанышка Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Ирек Кадамов килде. Ирек Илгиз улы Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән Янгын сүндерү депосының яңа бинасы төзелешен карый.
-
Татарстанда йөклелек һәм бала табу буенча пособие кемнәргә бирелә
Татарстанда яшәүче хатын-кызлар файдалана ала торган дәүләт ярдәме чараларының берсе булып йөклелек һәм бала табу буенча пособие түләү санала.
-
Актаныш районы кырларында көзге чәчү башланды
Актаныш районы кырларында көзге чәчү башланды. Беренчеләрдән булып «Әнәк» агрофирмасы киләсе ел уңышына нигез сала.
-
Актаныш районы хуҗалыкларының урып-җыю күрсәткечләре
Актаныш районы кырларынннан бүген, 19 август көненә уртача җыеп алынган уңыш гектарыннан 42, 2 центнерны тәшкил итә. Урып-җыю эшләренең 44 проценты башкарылган.