Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш районы кырларында көзге чәчү башланды

Актаныш районы кырларында көзге чәчү башланды. Беренчеләрдән булып «Әнәк» агрофирмасы киләсе ел уңышына нигез сала.

Быелгы уңышны җыеп алу белән беррәттән хуҗалыкларда көзге җир эшкәртү уңышлы оештырыла. Көзге чәчүгә җир әзерләү ахырына якынлаша, 10893 гектар мәйданның 83 проценты әзерләнде. Тирәнәйтеп һәм өстән төп җир эшкәртү дәвам итә. 

 «Әнәк» агрофирмасы көзге чәчүне башлап җибәрде, көзге бодай һәм рапс культуралары җир куенына иңдерелә. «Чишмә» хуҗалыгы 70, «Актаныш» агрофиримасы 80 гектарда көзге бодай орлыкларын икенче ел уңышына нигез итеп салды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев