Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Яңа янгын сүндерү депосында төзелеш эшләре ахырына якынлаша

Бүген Актанышка Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Ирек Кадамов килде. Ирек Илгиз улы Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән Янгын сүндерү депосының яңа бинасы төзелешен карый.

 Янгын сүндерү депосында төзелеш эшләре ахырына якынлаша. Яңа янгын сүндерү үзәге ике катлы, гомуми мәйданы 1 153 квадрат метр.

Янгын депосында янгын сүндерү техникасын карап тоту һәм аңа хезмәт күрсәтү, элемтә, газ төтененнән саклау хезмәте (ГДЗС) биналары, хезмәт биналары бар.

Яңа янгын депосында янгын сүндерүчеләрнең эшчәнлеге, аларны укыту һәм ял итү өчен заманча шартлар тудырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев