MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады
MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә кирәкле сервисларда дистанцион рәвештә, дәүләт учреждениеләренә кермичә генә эшләргә мөмкин.
Аерым алганда:
- счетчик күрсәткечләрен тапшырырга;
- салымнар һәм дәүләт пошлиналары түләргә;
- торак-коммуналь хуҗалык һәм газ хезмәтләре өчен түләргә;
- балалар бакчасы өчен түләү;
- ГАИ штрафларын тикшерергә һәм түләргә;
- табибка язылырга була.
Яңа сервистан файдалану өчен кулланучыларга MAX мессенджерын урнаштырырга һәм эзләүдә тиешле ботны табарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев