Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Актаныш кибетләренә сәяхәт: Мәктәпкә җәйдән әзерлән!

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Укучы балалары булган барлык гаиләләрдә дә әзерлек эшләре кайный: кемдер җәйге каникулда үсеп киткән дә, формасы кечерәйгән, ә кемгәдер дәфтәрләр, рюкзаклар һәм яңа пенал кирәк. Бүген без Актаныш кибетләре буйлап баланы районнан читкә чыкмыйча гына мәктәпкә әзерләп буламы икәнен белешеп чыктык.

Элек-электән халык арасында иң танылган сәүдә үзәге- Универсамның биш ноктасында мәктәп формалары сатыла. 

Рания Әгъзәмова Универсам бинасында ун елдан артык сату итә.  Хәзер дә бик күп итеп барлык үлчәмдәге формалар алып кайткан, малайларга да, кызларга да матур да, сыйфатлы да кием табарга мөмкин.

Кызлар формасы бәяләре 1500-2000 сум. Алъяпкычлар 800-900 сум. Блузкалар сыйфатлылары 1800 сум. Очсызрак бәягә дә бар.  Соңгы елларда сатып алучылар азайды. Күпләр интернет-кибетләрдән кайтарта. Балалар да сайлана, тегеннән карыйлар, моннан эзлиләр, әти-әни алганын ошатмыйлар. Әмма сату бармый дип әйтә алмыйм, үзебезнең даими клиентларыбыз килә, алалар.  

Икенче бер ноктада үзе дә мәктәп укучысы булган Эльвина Мулланурова белән сөйләшеп алдык. Ул бүген әнисе Лилия урынына сатучы ролендә.

Блузкалар 1500-2000 сум, итәк 1000 мең сум тора. Төрле фасондагы киемнәребез күп, ассортимент зур, – ди ул. 

Диләрә Нәбиеваның сату ноктасында югары сыйныф кызларына, техникум укучыларына, укытучыларга костюмнар бик күп. «Двойкалар», «Тройкалар»ның бәяләре  2300 сумнан башлана. Блузкалар 1800 сум.

Без үзебез мәктәп формасы киеп үскән буын. Шуңадырмы мәктәп формасы күңелгә күбрәк якын. Алъяпкычлар киеп матур булып йөри идек. Әмма заман үзгәрә, яшләр күбрәк шушындый костюмнар сорыйлар. Мәктәпкә әзерләнәләр инде, сату башланды, -ди Диләрә ханым.

Икенче бер ноктада алъяпкычлар 900 сум, кызлар өчен күлмәк 1500 сум тора иде. 

 КБО бинасындагы сәүдә үзәгендә мәктәп формаларын Сирина Димиеваның ноктасында таптык. Биредә сайлап алу мөмкинлеге зур. Кече яшьтәге һәм үсмер балалар өчен формаларның бәясе 1500-3000 сум арасында тирбәлә. Зурраклар, ягъни 48-56 үлчәмдәгеләр 650-7000 сум. Бу бүлектә кызлар, егетләрне, балаларны тулысынча киендереп була.

Августка кергәч, формалар сатып ала башладылар. Заказлар белән дә алып кайтам. Кызларга формалар, итәкләр, блузакалар тәкъдим итәбез. Егетләр өчен костю-чалбар, аерым гына да пинжәк, чалбарлар күп. Спорт костюмнары, триколар, футболкалар, кроссовкалар бар,-  ди Сирина апа.

Мисал өчен, 2 сыйныф укучысын киендерү ничә сумга төшә диюемә, тәҗрибәле сәүдәгәр 7000 сум тирәсенә басуын әйтте. 

Мәктәпкә әзерлек кием белән генә тәмамланмый, канцелярия товарлары, рюкзак кебек мөһим товарлар да кирәк. «Глобус» кибете бу уңайдан Актаныштагы иң танылган кибетләрнең берсе. Без килеп кергәндә биредә укучылар кирәк-яраклар кару белән мәшгуль иде. Модалы пенал сайлаучы Азалия Лотфуллина:

Укуны да сагындык, бигрәк тә сыйныфташларымны тизрәк күрәсем килә. Барлык укучыларның да әйбәт итеп «5»легә генә укуларын телим.

Мәктәп формалары алдыгызмы әле, Азалия?

Әйе, киемнәрне Нефтекама шәһәреннән барып алдык, әти-әниемнәр үзем ошатканын сатып алдылар. Хәзер «Глобус» кибетендә канцелярия товарлары карыйбыз. Бәяләр сентябрь якынлашканда кыйммәтләнә, шуны сиздек,-  ди кыз. 

«Глобус» кибете сатучысы Лилия Бәшәрова мәктәп кирәк-яраклары, китаплар сату белән 90нчы еллардан ук шөгыльләнә. Лилия апа балаларга ничек тә яшьтән үк китапка мәхәббәт уятырга кирәк дип саный. Кибет рәсемле китапларга да, башка төрле әдәбиятка да бик бай.

Кайберәүләр беренче сыйныфка баручы балаларына «Азбука» плакаты сорап килә. Мин аларга соңга калгансыз, дип әйтәм. Чөнки бала инде бу вакытта укый белергә тиеш бит. 6 айлык вакыттан ук балага интелектын үстерү өчен картинкалар күрсәтергә, әкиятләр сөйләргә, укырга кирәк.

Сездә элеккечә дәреслекләре сатыламы?

 

Әйе, дәреслекләребез бар. Әмма хәзер мәктәпләр баланы тулысынча китап белән тәэмин итә. Бары бала югалтса гына дәреслек сорап киләләр.  Бик яхшы белешмәлекләребез бар. Канцелярия товарлары ассортименты бик зур. 

Бәяләрегез тешләмиме?

Иң очсызы бедә ручка, ручкаларның бәясе 6 сумнан башлана. Дәфтәрләр 12 битлесе 10 сум, 18 битлесе 14 сум. Фабрикада эшләнгән, шома битле, дөрес сызыклы. Гомумән, бездә барысы да яхшы сыйфатлы.

Кайсы товарларны азрак алып кайтасыз?

 

 Рюкзакларыбызны киметтек, чөнки сатылмый, күпләр интернет- кибеттән кайтарталар. Сумкаларыбыз яхшы, ортопедик дип атала,бала сәламәтлеген күздә тотып ясалган.

 

Үзебезнең мөхәррият янындагы «Мәрьям» кибетеннән дә укучылар өзелми. Сатучы Ләйсән Хәсәнова җәй буе уку кирәк-яраклары сатылуын хәбәр итте:

Атнага ике тапкыр товар кайта, товарларны гел яңартып торабыз. Балалар бакчалары ата-аналарга кирәкле канцелярия товарлары исемлеге бирә, менә шул исемлек белән киләләр, беренче сыйныфка баручыларга бик күп алдылар. Карандаш, гуашь, дәфтәр, төсле буяулар- иң күпс сатыла торган әйберләр.

«Мәрьям»дә 12 битле дәфтәр 10 сум, 18 битлесе 13 сум. Ручкаларның бәяләре 9 сумнан башлана. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев