Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов Актанышта гражданнарны кабул итте
Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов республика халкы белән очрашуларын дәвам итә. Бүген Альберт Зәки улы Актаныш авылында гражданнарны кабул итте.
Шәхси очрашу республика халкына төбәк күзәтчелек ведомствосы җитәкчесенә үзләрен борчыган мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирде. Актаныш, Әгерҗе, Мөслим, Минзәлә районнарында яшәүче 14 кеше консультация һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Мөрәҗәгатьләр арасында түбәндәге сораулар бар иде: алдан тикшерү органнарының гамьсезлеге; Дәүләт торак фонды гамәлләре белән килешмәү; җир кишәрлекләрен бирү белән бәйле проблемалар; муниципаль контрактлар буенча йөкләмәләрне үтәмәү; иминият түләүләрен алуда кыенлыклар; ял базасы төзү белән килешмәү. Кергән мөрәҗәгатьләрне карау күзәтчелек ведомствосы аппаратында контрольгә алынды.
Чыганак : Татарстан Республикасы прокуратурасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев