19 декабрь 2024 яңалыклары
-
«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле хезмәткәрләренә Актаныш районы башлыгының мактау кәгазьләре тапшырылды
«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең чираттагы отчет концертында Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова артистларга артистларга һәм хезмәткәрләргә район башлыгы бүләкләрен тапшырды.
-
«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең алты гаиләсе Рәхмәт хатларына лаек булды
«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Агыйдел-бәхет» бишеге дип аталган концертында гаилә кыйммәтләренә зур урын бирелде.
-
Күренекле якташыбыз Вәсим Вахитов 25 мөмкинлеге чикләнгән райондашыбызны «Актаныш таңнары»на яздырды
Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе, якташыбыз Вәсим Вахитов менә өченче ел Актаныш районында яшәүче мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне «Актаныш таңнары» газетасына яздыра. Яңа гына Вәсим Хуҗаҗан улы әлеге игелекле гамәлен дәвам итеп, 25 райондашыбызны 2025 елның беренче ярты еллыгына подписка белән бүләкләде. Бүген әлеге сөенечле хәбәрне без Актаныш авылында яшәүче Фидәрис Тимиров белән Куян авылында гомер итүче Мәкъсүт Хәбетдиновка җиткереп, шатлыкларын уртаклашып кайттык.
-
Владимир Путин белән туры элемтә - онлайн-трансляция
РФ Президенты Владимир Путин бүген туры элемтә белән берләштерелгән зур матбугат конференциясе барышында елга нәтиҗәләр ясый.
-
«Туган як» музеенда шәҗәрә төзергә өйрәттеләр
Бүген «Туган як» музеенда шәҗәрә төзү буенча мастер-класс узды.
-
Кичә- Актанышта, иртәгә- Казанда: «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле еллык иҗат концерты белән чыгыш ясый
Кичә, 18 декабрьдә Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Муса Җәлил премиясе лауреаты «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле еллык иҗат концерты белән чыгыш ясады. Актаныш горурлыгы - күз өстендәге кашыбыз булган коллектив «Агыйдел-иҗат бишегем» программасын тәкъдим итте.