Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

«Туган як» музеенда шәҗәрә төзергә өйрәттеләр

Бүген «Туган як» музеенда шәҗәрә төзү буенча мастер-класс узды.

- Борынгы заманнардан ук татар халкында ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч санлаган. мөселман булган кеше үзенең әти-әнисе ягыннан җиде буын әби-бабасына догарга укырга тиеш була. шуңа күрә шәҗәрә төзегәннәр. Буыннар чылбырын өзмәс өчен тырышканнар. Әлеге матур традицияне без үзебезнең яшьләребезгә аңлатырга телибез, бүгенге чарабызны шушы максаттан оештырдык. Кунакларны ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев һәм Иске Байсар мәктәбе директоры үзләренең нәсел җебе, шәҗәрәләре белән таныштыра, аны ничек төзергә икәнлеген аңлата,- диде музей директоры Лилия Хәмидуллина.

«Туган як» музее шәҗәрә төзү мастер-классын 2024 нче гаилә елын тәмамлау уңаеннан оештырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев