Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Кичә- Актанышта, иртәгә- Казанда: «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле еллык иҗат концерты белән чыгыш ясый

Кичә, 18 декабрьдә Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Муса Җәлил премиясе лауреаты «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле еллык иҗат концерты белән чыгыш ясады. Актаныш горурлыгы - күз өстендәге кашыбыз булган коллектив «Агыйдел-иҗат бишегем» программасын тәкъдим итте.

"Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең быелгы концерт программасы юкка гына "Агыйдел-иҗат бишегем" дип аталмый. Ансамбльнең дәүләт статусында, яңа форматта эшләвенә әле ун елдан азга гына артык. Әмма биредә бик матур традицияләр бөреләнеп, чәчәк ата- яңа гаиләләр төзелә, артистлар иҗатта гына түгел, өйдә дә бергә. Бер-бер артлы туйлар гөрли, сабыйлар туа. Аларны ансамбль директоры Лилия Ялалова үземнең балаларым, оныкларым, дип атады. Бу матур парларны, гаиләләрне концертның башында ук сәхнәдә дә, зур экран аша тормыш, яшәештәге бәхетле мизгелләрен күреп хозурландык. Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында әлеге өлеш бигрәк тә нык туры килеп, халкыбызга гаилә кыйммәтләрен саклап, яклап яшәүнең асылын аңлатты. Лилия Мәүләви кызы ансамбльнең һәр гаиләсенә бәхет теләп котлады, чәчәк гөлләмәләре тапшырды.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова фидакарь хезмәтләрен хөрмәтләп артистларга Актаныш районы башлыгының мактау кәгазьләрен, рәхмәт хатларын тапшырды. 

Концерт тәмамлангач, фойеда гардеробта чират торучы тамашачының йөзе көләч, телләрендә «Агыйдел»гә карата соклану, хуплау, мактау сүзләре генә, бии-бии аякларым талды, дип фикерләре белән уртаклаша. Әйе, «Агыйдел» быелгы сезон концерты белән шаккаттырды.

Камиллекнең чиге юк, диләр. Алдагы концертларда  моннан да артык биеп булмыйдыр, дип уйлый идек. Була икән бит, балет артистларының нәфис аякларының шулкадәр зур тизлектә хәрәкәт итүенә күз иярми. Бию композицияләре дә яңарган. Төрле эчтәлектәге татар милли биюләре белән бергә кызлар- егетләр калмык, мордва, казак милләтләренең биюләрен искиткеч осталык белән башкардылар. Җыр сәнгатендә дә эзләнү, тагы да остару, яңа репертуар туплау барыбызны да сөендерде. Тамашачы һәр чыгышны алкышларга күмде, «Афәрин», «Браво» сүзләре яңгырап торды.  

Концерт турында сәгатьләр дәвамында сөйләргә, хозурланырга була. Әмма мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшырак!

Хөрмәтле тамашачылар! "Агыйдел" ансамбле  «Агыйдел-бәхет бишегем» программасын иртәгә, 20 декабрьдә Казанда г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониядә күрсәтәчәк, тамаша 18.30 сәгатьтә башлана. Күпсанлы тамашачылар соравы буенча бәлки актанышлылар да кабат әлеге сәхнә әсәрен карый алыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев