«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле хезмәткәрләренә Актаныш районы башлыгының мактау кәгазьләре тапшырылды
«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең чираттагы отчет концертында Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова артистларга артистларга һәм хезмәткәрләргә район башлыгы бүләкләрен тапшырды.
Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең дөньяның төрле төбәкләренә сибелгән татар халкы арасында абруе зур булуын әйтеп, коллективка рәхмәт белдерде:
- «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле быел җәй буена Россиянең төрле төбәкләрендә чыгыш ясады, артистларның ял итәргә вакытлары да калмады. Дәрәҗәле Сабантуйларда татар халкының мәдәнияте, сәнгате белән таныштырып, бәйрәмнәрне ямьләде. Әлегә кадәр ансамбль турында яхшы хәбәрләр, хатлар Актанышка килеп тора.
Алга таба да бүгенге кебек халкыбызны сөендереп эшләргә, яшәргә язсын! 20 декабрьдә Казанда булачак отчет концертында да уңышлар телибез!
Дилбәр Миркасыйм кызы биюче артистлар Рузалия Сәлимгәрәева, Айназ Сәлимов, кассир Әлфия Әгълетдиновага Актаныш муниципаль районы башлыгы мактау грамотасын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев