Күренекле якташыбыз Вәсим Вахитов 25 мөмкинлеге чикләнгән райондашыбызны «Актаныш таңнары»на яздырды
Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе, якташыбыз Вәсим Вахитов менә өченче ел Актаныш районында яшәүче мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне «Актаныш таңнары» газетасына яздыра. Яңа гына Вәсим Хуҗаҗан улы әлеге игелекле гамәлен дәвам итеп, 25 райондашыбызны 2025 елның беренче ярты еллыгына подписка белән бүләкләде. Бүген әлеге сөенечле хәбәрне без Актаныш авылында яшәүче Фидәрис Тимиров белән Куян авылында гомер итүче Мәкъсүт Хәбетдиновка җиткереп, шатлыкларын уртаклашып кайттык.
Гаджет-телефоннар кулланылышка кергәнче, авылларыбыздагы һәр йортка әллә ничәшәр данәдә газета-журнал килеп торган. Актаныш авылында яшәүче Фидәрис Тимиров та вакытлы матбугат укып үскән буын вәкиле. Аяклары йөрмәсә дә, сәламәт кешеләрдән дә ныграк тормышны яратып, актив гомер итүче авылдашыбыз район яңалыклары белән ВКонтакте социаль челтәреннән танышып барган.
3-4 ел элек «Акчарлак», «Юлдаш», «Ирек мәйданы» газеталарын алдырдык. Соңгы вакытта почта тартмасы буш торды инде. Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова яңа 2025 елдан «Актаныш таңнары» газетасы килә башлаячагын хәбәр итте. Подписка белән сөендергән өчен иганәче Вәсим абый Вахитовка рәхмәтләрне җиткерсәгез иде, тагы да шулай инвалидларны шатландырырга язсын аңа. Газета уку кешегә кирәк дип уйлыйм, аннан күпме белем, мәгълүмат аласың,- ди Фидәрис.
1963 нче елгы Мәкъсүт Хәбетдинов Куян авылында туып-үсә, озак еллар читтә дә йөреп, эшләп кайта. 1982 елда армия сафларына китә, 1984 елга кадәр Әфганстанда интернациональ бурычын үти. Исән-сау сугыш афәтен кичеп кайткач, Сахалин якларында эшли. Соңыннан туган авылында гаилә корып хатыны белән өч бала үстерәләр. Кыз, уллары инде зурлар. Бергәләп яңа өй салып чыгалар. Бәла аяк астында бит ул. 2023 елның май ахырында Мәкъсүт абый аттан егылып төшә, аяклары бик нык имгәнә. Чаллыда БСМП хастаханәсендә операция ясыйлар. Хәзер ул өченче төркем инвалид, аякка баса алганына бик сөенә. Күбрәк өйдә хәрәкәтләнә, урамга чыккач ишек алларын таяк белән урап килә ала.
- Актаныш таңнары» газетасын алдырып киләм. Быел язылырмын дип тора идем, Вәсим абый Вахитов безнең кебек инвалидларны газетага яздырып та куйган икән. Вәсим абыйга бик зур рәхмәт! Район газетасына дигән акчама башка газетага язылырмын инде. Электән үк «Актаныш таңнары»н укыдым, бәләкәй чакта ук өйгә килеп торды. Берара газетаны алдырмадык. Хәзер өйдә генә булгач, газетасыз булмый. Башта яхшы хәбәрләрне укыйм, аннан калганнары белән танышам. Газета килә торган җомга көнен көтеп алам, почтальон килгәнен тәрәзәдән карап кына торам.
Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова Вәсим Вахитовка язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләргә карата булган мәрхәмәтлелеге, кылган гамәлләренә бик тә рәхмәтле.
-Вәсим Хуҗаҗан улының изгелекләре үзенә кире әйләнеп кайтсын,- ди Фәйрүзә ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев