«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең алты гаиләсе Рәхмәт хатларына лаек булды
«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Агыйдел-бәхет» бишеге дип аталган концертында гаилә кыйммәтләренә зур урын бирелде.
Ансамбльнең директоры Лилия Ялалова изге теләкләр әйтеп Гаилә елы уңаеннан ансамбльдә хезмәт куючы матур, үрнәк парлар Илдар һәм Оксана Хатмуллиннар, Ленар һәм Венера Дмитриевлар, Нуршат һәм Айсылу Гайнатуллиннар, Артур һәм Рузилә Нигъмәтуллиннар, Алмаз һәм Диләрә Закировлар, Илнур һәм Гөлнур Мәрдәновлар гаиләләренә «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле директорының рәхмәт хатларын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев