Актаныш

Актаныш районы

16+
Иҗтимагый оешмаларда

«Мирас» ветераннар хоры «Балкыш» фестиваленә әзерләнә

Актаныш районының «Мирас» ветераннар хоры апрель аенда узачак республикакүләм «Балкыш» фестивалендә катнашу өчен актив әзерлек алып бара.

«Мирас» хоры турында без ветераннар Советы сәркатибе Зәлифә Әмирова белән сөйләштек.

«Мирас» хоры «Гәрәбә» клубы базасында оеша һәм 2009 елдан үз эшчәнлеген дәвам итә. Шул еллар эчендә коллектив 55 яшьтән  76 яшькә кадәрге 20 кешедән 45 кешегә кадәр җитте. Коллективта хатын-кызлар, ирләр һәм катнаш вокаль ансамбльләре, халык уен кораллары ансамбле, ялгыз җырчылар, нәфис сүз осталары, 
6 парлы бию коллективы шөгыльләнә. Аңа районның мәдәни һәм сәнгать тормышында актив катнашкан кешеләр: җырлый, бии белгән, сәнгатьле сүз белән чыгыш ясаучы райондашларыбыз керә. Оешкан еллардан ук хор коллективы үзенең концертларын куя, һәм ул эшчәнлек бүгенгә кадәр дәвам итә.

Хорны сәхнәгә куючы һәм аккомпаниатор – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирзанур Фарукшин, дирижер – Луиза Исламова. Шулай ук коллективта 5 солист,  Татарстанның  6 атказанган  мәдәният хезмәткәре шөгыльләнә. Репетицияләр атнага өч тапкыр уза. Коллективның төп максаты – халык  иҗаты  үрнәгендә  татар  җыр сәнгатен саклау һәм үстерү. Репертуар өлкәннәрнең яшенә карап сайлана  һәм даими рәвештә тулыланып, үзгәреп тора. Татар халык  җырлары,  лирик,  сугышчан-патриотик,  районыбызның үзешчән авторлары тарафыннан язылган көйләр ике, өч тавышта яңгырый. Шуңа күрә һәр тавышның партиясен вокаль   ансамбльгә җыр салганда җырчылар белән аерым эшләргә туры килә. 9 ел эчендә матур  коллектив тупланды: хәл белешү,  бергәләп ял итү, авылларга концертлар белән чыгу, бәйрәмнәрне, туган көннәрне, юбилейларны бергәләп уздыру күркәм традициягә әйләнде.

   “Мирас”  хор коллективы районда узган барлык чараларда да актив катнаша. Районыбызның төрле авылларында,  чиктәш күрше районнарда аларның чыгышларын  яратып кабул итәләр, ә Пучы картлар һәм инвалидлар йортында һәм аскы Актаныш ветераннар йортында алар катнашында һәр бәйрәм җылы һәм матур уза. Башкару осталыгы, югары профессиональ  чыгышлар, халкыбызның  җыр сәнгатен үстерү , өлкәннәрнең  тавышларын ачу буенча  нәтиҗәле  эшләүче  Луиза Исламова һәм Мирзанур Фарукшинның хезмәтләре бәяләп бетергесез.

Төрле чараларда катнашып, коллектив  2015 елда  – 11, 2016 елда – 13, 2017 елда – 11, 2018 елның беренче  кварталында 10 тапкыр чыгыш ясаган. Район үзешчәннәренең  ел саен узган смотр кон-цертында  2015 елда – Гран-при, 2016 елда – I урын, 2017 елда Диплом белән бүләкләнгән.

Республика өлкәннәре арасында уздырылган “Балкыш”  фестивалендә катнашып, коллектив  әгъзалары  зур уңышларга ирештеләр.  Әйтик,  2014 елда Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, бертуган Джон һәм Робсон Мусиннар, 2015 елда – хатын-кызлар, 2016 елда  ирләр вокаль ансамбльләре  лауреат исеменә,  халык уен кораллары ансамбле, солистлар  Илфира Әһлетдинова, Флүдә Гыймадиева, Халидә Әскарова, Зәлифә Әмирова, Шамил Шәемов, Сәгыйт Мансуров, Назыйф Әгъләмов, Лира Хафизова, Гөдәир Шаемов (бию), Фикус Гыйльфанов, Рәмилә Хамматуллина, Әлфисә Гыймазова (нәфис сүз) һәм башкалар Диплом белән бүләкләнделәр.

Өлкәннәрнең республика “Балкыш-2018” фестивалендә катнашып, “Мирас” хор коллективы лауреат исеменә лаек булды. 

— «2012 елдан без ике елга бер үткәрелә торган «Балкыш» фестивалендә катнашабыз һәм һәрвакыт лауреат исемнәре белән кайттык. Җиңүләргә коллектив белән дә, аерым чыгыш ясаган катнашучылар да лаек булды», — ди Зәлифә Әмирова.

Фестивальдә катнашу белән генә чикләнмичә, хор Актанышта гына түгел, Башкортостанның Туймазы, Азнакай, Дүртөйле кебек шәһәрләрендә дә чыгыш ясый. «Мирас» җырчылары гастрольгә баргач, шәһәр -авылларның җирле тарихы һәм эшчәнлеге белән танышалар, бер үк вакытта концерт номерларын күрсәтәләр. Күптән түгел коллектив ут күршеләребез- Башкортостанның Илеш районы авылларында зур программа белән чыгыш ясады, тамашачылар ветераннарны көчле алкышлар белән басып алкышлады, хәтта сәхнәдән чыгармый торды. 

«Мирас» тематик бәйрәмнәр, юбилейлар һәм концертлар үткәрү традицияләрен саклый. Очрашуларга үзләре тәм-томнар әзерләп алып киләләр, концерт номерлары күрсәтәләр, тематик кичәләргә яшьләрне — техникум студентларын һәм мәктәп укучыларын да чакыралар. Мондый очрашуларның төп максаты — яшь буынга милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәни кыйммәтләрне тапшыру.

Коллектив һәм ветераннар Советы эшчәнлегендә милли проект «Гаилә» өстенлекләрен гамәлгә ашыруга аеруча игътибар бирелә. Шуларның берсе — өлкән яшьтәге кешеләрнең актив гомер озынлыгын озайту. Бу түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  • физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү;

  • кул эшләре, рәсем ясау һәм һөнәрчелек буенча мастер-класслар;

  • вокал түгәрәкләре, хор коллективлары һәм театр студияләре аша иҗади үсеш;

  • театр, концерт, музей, күргәзмә, лекция һәм туристик экскурсияләрдә бушлай катнашу;

  • компьютер һәм финанс грамоталыгы курслары.

Коллективта шулай ук бию төркеме бар, хатын-кыз биючеләребез «Без булдырабыз!» девизы астында татар халык биюләреннән тезмә  тәкъдим итә. 

Коллектив һаман да үсештә, тамашачыларны куандыра һәм районның мәдәни тормышына зур өлеш кертә. «Гаилә» милли проекты катнашучыларга актив һәм иҗади тормышта калырга ярдәм итә. 

Бүгенге көндә “Мирас”   хор коллективы тулы тормыш белән яши, үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны сөендерә, аларның уңышларына сөенәсе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев