20 декабрь 2025 яңалыклары
-
Татарстанда сукбай этләргә контроль көчәйтелә
Татарстан Республикасында сукбай хайваннар санын һәм алар белән бәйле куркыныч хәлләрне контрольдә тоту максатыннан яңа закон проекты әзерләнә. Әлеге инициатива кешеләргә, шул исәптән балаларга карата этләр һөҗүме очраклары ешайганнан соң барлыкка килде. Кайбер фаҗигаләр үлем белән тәмамланды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илшат Гиниятуллин хәбәр итте.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча яңа глэмпинглар һәм эко-кунакханәләр барлыкка киләчәк
Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында субсидия алуга бәйге җиңүчеләрен игълан иттеләр. Якын арада алты районда (Тукай, Мамадыш, Яшел Үзән, Югары Ослан, Лаеш районнарында һәм Казанда) 11 глэмпингта яңа 87 номер ачылачак.
-
«Урал кубогы»нда Татарстанның Актаныш һәм Башкортостанның өч районыннан иң көчле волейболчылар ачыклана
Бүген «Иман» спорт комплексында традициягә әверелгән «Урал кубогы» өчен ярышлар бара. 2019 елдан бирле уздырылып килүче әлеге турнир ел саен көчле командаларны бер мәйданга җыя, спорт үсешенә этәргеч бирә һәм төбәкара хезмәттәшлекне ныгыта. Бәйгедә Татарстанның Актаныш һәм Башкортостанның өч районыннан иң көчле волейболчылар ачыклана.
-
Актаныш районында рәсми рәвештә чаңгы сезоны ачылды
Бүген Актаныш районында кышкы спорт сөючеләр өчен көтеп алынган вакыйга — рәсми рәвештә чаңгы сезоны старт алды. «Бүләк» чаңгы юлындагы ачылыш ярышлары яшь спортчыларны, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләрне һәм кышкы спорт төрләренә битараф булмаган райондашларыбызны бер мәйданга җыйды.
-
Кышкы каникуллар кайчан башлана?
Мәгариф министрлыгы укучылар өчен кышкы каникулларның тәкъдим ителгән даталарын атады.
-
Татарстанда бер ел эчендә илкүләм проект буенча 16 күпер яңартылган
2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның гомуми файдаланудагы төбәк һәм җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларында 23 күперне норматив хәлгә китерү эшләре башкарылган.
-
Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында балаларның теләкләрен тормышка ашырачак
Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында балаларның теләкләрен тормышка ашырачак.Акция традицион рәвештә Яңа ел алдыннан уза.