Кышкы каникуллар кайчан башлана?
Мәгариф министрлыгы укучылар өчен кышкы каникулларның тәкъдим ителгән даталарын атады.
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә икенче һәм өченче чирек арасындагы каникулларны 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр үткәрергә киңәш итә. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости агентлыгы яза. «Гомуми белем бирү оешмаларына кышкы каникулларны 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр үткәрергә киңәш ителә», – дип хәбәр иттеләр министрлыкта. Моннан тыш, ведомствода билгеләп үтүләренчә, каникулларның озынлыгы ким дигәндә җиде календарь көн булырга тиеш, ә Федераль уку планында аларның дәвамлылыгы тугыз календарь көн тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев