Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

«Урал кубогы»нда Татарстанның Актаныш һәм Башкортостанның өч районыннан иң көчле волейболчылар ачыклана

Бүген «Иман» спорт комплексында традициягә әверелгән «Урал кубогы» өчен ярышлар бара. 2019 елдан бирле уздырылып килүче әлеге турнир ел саен көчле командаларны бер мәйданга җыя, спорт үсешенә этәргеч бирә һәм төбәкара хезмәттәшлекне ныгыта. Бәйгедә Татарстанның Актаныш һәм Башкортостанның өч районыннан иң көчле волейболчылар ачыклана.

 

Быелгы ярышларда Актаныш районы командалары — беренче һәм икенче җыелма командалар, шулай ук технологик техникум командасы катнаша. Турнирда Республикабыз кунаклары — Башкортстан Республикасыннан килгән Илеш, Дүртөйле һәм Туймазы районнары командалары да үз осталыкларын күрсәтә.

Ярышлар киеренке һәм мавыктыргыч рухта уза. Катнашучылар югары әзерлек дәрәҗәсен, команда рухын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәтә. Уеннар тамашачыларда да, спорт җанатраларында да зур кызыксыну уята.

Название

Ярышларның баш хөкемдары Ленар Ибнеев турнирның яшьләрнең спортта формалашуында әһәмиятле роль уйнавын ассызыклады:
— Әлеге ярышлар егетләргә уен осталыгын камилләштерергә, ярыш тәҗрибәсе тупларга һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Мондый турнирлар спортчыларның алга таба үсешенә көчле этәргеч бирә, — диде ул.

«Урал кубогы» өчен ярышлар иң көчле командаларны ачыклап кына калмый, ә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, командалар һәм төбәкләр арасында дуслыкны ныгытуга, яшьләрдә спорт казанышларына омтылыш тәрбияләүгә дә зур өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев