Актаныш районында рәсми рәвештә чаңгы сезоны ачылды
Бүген Актаныш районында кышкы спорт сөючеләр өчен көтеп алынган вакыйга — рәсми рәвештә чаңгы сезоны старт алды. «Бүләк» чаңгы юлындагы ачылыш ярышлары яшь спортчыларны, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләрне һәм кышкы спорт төрләренә битараф булмаган райондашларыбызны бер мәйданга җыйды.
Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде. Ул укучыларны спорт белән дус булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, актив һәм максатчан булып үсәргә чакырды. Чыгышында ул спортның кешедә характер формалаштыруын, ихтыяр көчен ныгытуын ассызыклады.

Актанышта чаңгы спорты белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. «Бүләк» һәм «Нөркә» заманча чаңгы трассалары күнегүләр һәм төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру таләпләренә туры килә. Спортчылар һәм актив ял итүчеләр өчен уңайлыклар тудыру максатыннан, трассалар төнлә дә яктыртыла, бу исә кичке сәгатьләрдә дә чаңгыда шуарга мөмкинлек бирә.
Актаныш районында чаңгы спорты үсешенә зур өлеш керткән Чаңгы спорты федерациясе рәисе, «БлагоДарение» фонды җитәкчесе Фәрит Салихов та яшь спортчыларга изге теләкләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, бүген район чаңгычыларының нәтиҗәле шөгыльләнүе һәм югары спорт казанышларына ирешүе өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Ул тәҗрибәле спортчыларның уңышларын хәзерге яшь буын лаеклы дәвам итүен билгеләп үтте.
Ярышларның баш хөкемдары, ГТО нормативларын тапшыру координаторы Равил Хаҗиев катнашучыларга дистанцияләрне узу кагыйдәләрен җентекләп аңлатты һәм барысына да уңышлар, спорт рухы һәм гадел көрәш теләде. Ярышлар кысаларында укучылар шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексы нормативларын да тапшырды.
Чаңгы сезонының ачылуы район өчен якты һәм әһәмиятле вакыйгага әйләнде. Ул актив спортлы кышка старт биреп кенә калмыйча, яшь спортчылар өчен яңа җиңүләр һәм казанышларга юлы ача.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев