Татарстанда бер ел эчендә илкүләм проект буенча 16 күпер яңартылган
2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның гомуми файдаланудагы төбәк һәм җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларында 23 күперне норматив хәлгә китерү эшләре башкарылган.
Шуларның 16сы (гомуми озынлыгы – 675 метр) агымдагы елда яңартылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Гомуми озынлыгы 446 метр тәшкил иткән тагын җиде күпер корылмасында ремонт эшләре дәвам итә. Аларны реконструкцияләү 2026 елда төгәлләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев