Авылларда гына буладыр ул егетләрнең менә дигәне: «Актаныш-информ» подписчигы комбайнчыларны видеога төшергән
«Алмазагротрейд» холдингы комбайнчылары бүген Иске Сәфәр авылы кырларында урып-җыю эшләрен башкара. Кыр батырларының ничек икмәк диңгезен колачлаганын игенче хезмәтенә хөрмәтле подписчигыбыз видеоязмага төшереп җибәргән.
Актаныш районының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре яңгырлар тыну белән бар көчне басу культураларын җыеп алуга юнәлтә. 21 август көненә урып-җыю эшләренең 22 проценты башкарылган. Район буенча уртача уңыш 22 центнер. Көзге бодайның гектар куәте 29, 8 центнер, арышныкы 22 центнер, борчак 24, 7 м, арпа 30, 1 центнер белән сөендерә.
«Әнәк» агрофирмасы уңганнары инде язгы бодай басуларына да уракка төште. 38 гектар мәйданнан 1342 центнер икмәк җыеп алдылар, уртача уңыш 35, 3 центнерны тәшкил итә.
«Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк», дигәнне кечкенәдән ишетеп үскән халкыбыз иген басуларындагы вәзгыятькә битараф түгел. Айрат Шулбаев исемле подписчигыбыз "Алмазагротрейд" холдингы комбайнчыларының Иске Сәфәр авылы кырларында урып-җыю эшләрен башкаруын видеога төшереп безгә юллады. Җырның сүзләреннән аңлашылганча, дәү-дәү техникаларны иярләгән механизаторларны чын ир-егетләр дип саный ул.
Авылларда гына буладыр ул,
Егетләрнең менә дигәне!
Алар гына белә бәхетләрнең
Туган якта гына икәнен!.
Эх, бар әле авылларда-
менә дигән зәһәр егетләр.
Ничек кенә тормыш сынаса да,
алар баш иярлек түгелләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев