Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: Актанышта төбәкара хәйрия концертында махус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм җыйнала
Бүген Актанышта мөһим хәйрия акциясе уза, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» концертында махус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм җыйнала.
2022 елда башланып киткән хәрби операция халкыбызның тагын бер кат ярдәмчел, тырыш, мәрхәмәтле икәнен раслады. Ут эчендәге егетләргә атап гуманитар ярдәм җыю, волонтерлык хәрәкәтләре барлыкка килде.
Әлеге хәрәкәт көннән-көн киңәйде, кече яшьтәге балалардан алып өлкәннәргә кадәр солдатларга ярдәм итүдә үзләреннән өлеш кертергә омтыла. Бүген Актанышта шуның ачык мисалы булып «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төбәкара хәйрия концерты уза. Анда Актаныш, Илеш, Мөслим, Азнакай районнары артистлары һәм волонтерлары зур концерт программасы күрсәтә. «Яшьлек» яшьләр үзәге каршындагы мәйданда күргәзмәләр эшли, балалар өчен уен мәйданчыклары да бар. Әле генә эштән кайтучыларга солдат боткасын тәкъдим иттеләр. Коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Махус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм акчалары салырга махсус тартмалар куелган иде. Волонтерлар концерт барышында да ярдәм күрсәтергә мөмкинлек тудырып, куэр-кодлар, тартмалар белән халык арасында йөрделәр.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов «Мондый вакытта концертлар кирәкме?» диючеләргә, «Әлбәттә!» дип үзенең җавабын дәлилләде:
– Бәйрәм дә итәргә кирәк, концерт та куярга кирәк. Чөнки элек-электән Россиянең күпмилләтле халкы үзенең сагыну-сагышларын җыр-моң аша җиткергән. Бөек Ватан сугышы елларында да халкыбызның рухын күтәрү өчен җырлар җырланган, биюләр биелгән. Ут эчендәге егетләребез шушы чаралар үткәрүебездән тылда тыныч икәнен, аларны сагынуыбызны, исән-сау җиңеп кайтуларын теләвебезне аңлыйлар. Тамчыдан күл җыела, диләр. Бөртекләп җибәрелгән гуманитар ярдәм егетләребезгә барып ирешсен иде. Волонтерларыбызга, ярдәмне җыйган хуҗалыкларга -оешмаларга, эшмәкәрләргә, райондашларыбызга зур рәхмәт.
Егетләребезнең гаиләләрен кайгыртып торыйк. Ә егетләргә мин шуны әйтәм- без гаиләләрегезне онытмабыз, ярдәм итәрбез. Исәнлек-сау туган якларыбызга әйләнеп кайтыгыз. Волонтер кызларыбызга сүз-теш тигермик, алар вакытларын да, хәлләрен дә жәлләмичә, ярдәм җыялар,- диде Ленар Зарипов.
Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов та актанышлылар белән бүгенге тамашаны карады. Вәсим Хуҗаҗан улы беренчеләрдән булып МХОдәге егетләргә ярдәм чараларын башлап җибәрде. Казанда «Донбасска хат» хәйрия концертын оештырды. «УАЗ-Патриот» автомобиле алып фронтка озатты. Әлеге игелекле гамәлләре өчен аңа Ленар Зарипов рәхмәт белдерде.
Концертта артистлар белән бергә, яңа гына сәнгать юлына аяк басучы яшьләребез дә сәхнә тотты. Алар арасында әтиләрен ут эченә озаткан балалар да бар иде.
Әле хәйрия чарасы дәвам итә. Неонацизмга каршы батырларча көрәшкән егетләребезгә булышырга теләүчеләрне «Яшьлек» яшьләр үзәге каршындагы мәйданда көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев