Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Бүген Актанышта «Бала – төп пассажир!» профилактик чарасы уза

Бүген Актанышта «Бала – төп пассажир!» профилактик чарасы кысаларында Актаныш районы ДАИ хезмәткәрләре махсус рейд уздырды. Акциянең максаты - пассажир балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, балалар травматизмын киметү, балалар өчен махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешларын куллануны популярлаштыру.

 ДАИ хезмәткәрләре «Бала – төп пассажир!» акциясен нәкъ балаларны алып кайтыр вакытта «Әтәчкәй» бакчасы яныннан башлады. Рейд вакытында һәр ата-ана балаларын махсус урындыкларга утыртты, иминлек каешларын эләктереп, балага хәвефсезлек шартлары тудыргач кына үзләре руль артына утырды.

ЮХИДИның пропаганда бүлеге башлыгы Ләйсән Мөхәммәтова тәртипле юлчыларга киләчәктә дә кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрергә чакырып,   «Бала – төп пассажир!» буклетлары тапшырды, нәниләргә исә төсле акбурлар һәм блокнотлар бүләк итте. Кечкенәдән юл кагыйдәләрен үтәргә өйрәнеп үскән бала аларны гомер буена хәтерендә саклаячак. Әти-әнисенең үрнәге дә яшь буынга нык тәэсир итә. 

ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев Татарстанда балигъ булмаган пассажирлар катнашында аварияләр саны артуын әйтте. Республикада агымдагы елда 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч бала һәлак булган, 86 төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. 

Дәүләт автоинспекциясе Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, авырлыгы һәм буена туры килә торган җайланмаларга 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә алгы утыргычка, ә 7 яшькә кадәргеләрен арткы утыргычта йөртү кирәклеген ассызыклый. 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә балаларны тотып тору җайланмасын кулланырга киңәш ителә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен куркынычсызлык каешын куллану мәҗбүри.

Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсенең 3 өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган.

Балалар автокреслоларыннан дөрес файдалану юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем куркынычын сизелерлек киметә: сабыйлар өчен 70 процентка һәм кече яшьтәге балалар өчен 54-80 процентка азайта.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев