22 июнь 2026 яңалыклары
-
Актанышта Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды
22 июнь — Хәтер һәм кайгы көнендә Актаныштагы Җиңү паркы каршында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу митингы үткәрелде. Чарада район җитәкчелеге, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, яшьләр һәм балалар катнашты.
-
«Татпотребсоюз» һәм Сбербанк авыл халкына автолавка, мобиль офислар эшен синхронлаштырды
Татарстан Республикасы авыл халкына хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеген арттыру максатларында «Татпотребсоюз» һәм Сбербанк үзләренең күчмә бүлекчәләренең – автолавкаларның һәм мобиль офисларның эш графикларын синхронлаштыру турында карар кабул итте.
-
Россия-туган йортыбыз!
Иске Сәфәр авылы мәдәният йорты мәйданында балалар өчен күңелле чара узды.
-
Бер очрашу-үзе бер гомер
Әнәк авылы Нефтяник урамында «Бер очрашу-үзе бер гомер» дип аталган якташлар очрашуы узды.
-
Сайлау көне билгеле
Россия Президенты Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны 20 сентябрьдә үткәрү турында Указга кул куйган.
-
«Умырзая» балалар бакчасында гаилә спартакиадасы узды
«Умырзая» балалар бакчасында зур вакыйга булып узды – грант ярдәмендә гамәлгә ашырылган «Сәламәт гаилә – сәламәт балалар» проекты кысаларында гаилә спартакиадасы оештырылды. Бу чара тәрбияләнүчеләрнең гаиләләрен берләштерде һәм өч блоктан торды: спорт сынаулары, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү уеннары һәм сәламәт туклануга багышланган квест-уен.
-
Мәңгелек хәтер утлары
22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне без Бөек Ватан сугышының беренче көнен искә алабыз, Ватаныбыз өчен көрәшкән каһарманнарны хөрмәт белән искә төшерәбез.
-
Микроволновканы майдан һәм пычрактан ничек тиз чистартырга? Хуҗабикәләрдән иң яхшы 3 ысул
Микроволновкада ризык җылытканда, аның эчке стеналарына май һәм ризык калдыклары чәчрәп катып калу— һәр хуҗабикәгә таныш проблема. Химик чаралар кулланырга теләмәсәгез, өй шартларында СВЧ-мичләрне ялтыратуның иң нәтиҗәле, тиз һәм җайлы ысулларын тәкъдим итәбез. Бу киңәшләрне тәҗрибәле хатын-кызлар үзләре тәкъдим итте.
-
Райондашыбыз Казан Сабан туенда 2 урын алды
Казанның Совет районында узган Сабантуй бәйрәменең көрәш ярышларында 60 кг авырлык категориясендә Әтәс авылы егете Насыйров Нияз 2 нче урынны яулады!
-
Актаныш эшмәкәрләре Фәрдиевләрне Казан Сабан туе алдыннан котладылар
Актаныш авылында эшләүче Һаҗәр апа һәм аның улы Айгиз Фәрдиевләр Казан Сабан туе алдыннан республикабызның иң яхшы фермер хуҗалыгы буларак хөрмәтләнделәр.
-
Мигрантлар тикшерелә
Татарстанда ун көн эчендә «Нелегал – 2026» операциясе кысасында миграция законнарын бозуның 1,4 мең очрагы теркәлгән.