Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балалар имин булсын!

Агымдагы елның ике аенда Татарстан Республикасында балалар катнашында 55 юл-транспорт һәлакәте булган: бер бала үлгән, 63 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Пассажир балалар травматизмы белән бәйле очраклар аеруча зур борчу тудыра. Гыйнвар һәм февраль айларында 23 юл-транспорт һәлакәте булып, автомобиль салонында булган 31 бала тән җәрәхәтләре алган. Март аеның...

Агымдагы елның ике аенда Татарстан Республикасында балалар катнашында 55 юл-транспорт һәлакәте булган: бер бала үлгән, 63 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Пассажир балалар травматизмы белән бәйле очраклар аеруча зур борчу тудыра. Гыйнвар һәм февраль айларында 23 юл-транспорт һәлакәте булып, автомобиль салонында булган 31 бала тән җәрәхәтләре алган.

Март аеның беренче көнендә 19 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 4 кеше якты дөнья белән хушлашкан, 24 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Үлүчеләрнең икесе - 8 һәм 11 яшьлек балалар.

Фаҗига сәбәпләре: машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу- тиеш булмаган урыннарда тизлек арттыру һәм балаларны махсус урындыкларсыз йөртү.

Реклама

1 март көнне Казан - Оренбург автоюлының 146 километрында "Дэу Нексия" автомобиле йөртүчесе идарәне югалта һәм каршы хәрәкәт юлына чыга, автобуска бәрелә. 8 яшьлек пассажир һәлакәт булган урында үлә. Машина йөртүче үзе һәм 9, 8 яшьлек балалар төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала. Автомобильдә балалар йөртү өчен бернинди дә махсус җайланмалар булмый.

Берничә сәгать узгач моңа охшаш фаҗига Азнакай районында була. Азнакай- Актүбә автоюлының беренче километрында ВАЗ-2109 автомобиле шоферы, машинаның тизлеген арттыра, идарәне югалта, каршы хәрәкәт юлына чыга һәм "Киа" автомобиленә бәрелә. "Тугызлы"ның 11 яшьлек пассажиры алган тән җәрәхәтләреннән ашыгыч ярдәм машинасында үлә. Машина йөртүче үзе һәм 8 яшьлек пассажир кыз бала төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә китерелә. Автомобиль балалар йөртү өчен махсус җайланмалар белән җиһазландырылмаган була.

Тулы мәгълумат газетаның җомга, 23 март, 2012 23 (9668) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев