23 август 2022 яңалыклары
-
Авыл җирлекләре арасында барган футбол ярышының җиңүчесе -Актаныш командасы(фотолар)
Авыл җирлекләре арасындагы футбол ярышлары 10 август көнне башланып киткән иде. Футбол турнирында 6 команда катнашты.
-
Луиза Хафизова: Максат- җирлектә берьюлы массакүләм авыруны булдырмый калу (ВИДЕО)
Менә өченче ел инде коронавирус инфекциясе белән бергә яшибез. Шул вакыт эчендә бу үтә дә куркыныч авыруның нинди югалтуларга китерүен үз күзләребез белән күрдек. Быелгы җәйдә замана афәте беразга тынып торды. Хәзер инде янә авырулар артуга таба, дип искәртә табиблар.
-
«Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр юл йөрү кагыйдәләренә багышлап газета чыгардылар
Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү максатыннан бу көннәрдә “Игътибар, балалалар!” чарасы уза.
-
COVID-19 канат җәя: Районыбызда август аенда 17 кешедә коронавирус авыруы расланган (ВИДЕО)
Коронавируска бәйле рәвештә эпидемиологик вәзгыять янә киеренкеләнә. Ил буенча көн саен 30-40 мең кешедә коронавирус авыруы теркәлә. Республикада бүгенгә 126 очрак табылган. Шунысы сөенечле соңгы көндә вафат булучылар юк.
-
Район җитәкчелеге Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев белән Казахстанда эш сәфәрендә (фотолар)
Бүген, 23 август көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасы Семей шәһәренә килде. Эш сәфәре делегациясендә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов, урынбасары Рөстәм Ильясов, Башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Назил Латыпов та бар.
-
АО «Транснефть – Прикамье» выпустило около 3,2 тыс. молоди рыбы в водоемы Республики Татарстан и Самарской области
Сотрудники АО «Транснефть – Прикамье» выполнили работы по искусственному воспроизведению водных биологических ресурсов Куйбышевского водохранилища в Республике Татарстан и Саратовского водохранилища в Самарской области.
-
Актаныш районындагы Әрмән общинасы «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясе кысаларында балаларга мәктәп кирәк-яраклары бүләк итте
Тиздән 1 сентябрь. Әти-әниләр мәктәптә укучы балаларын укырга барырга әзерли. Форма-костюмнар, спорт киемнәре сатып алалар. Әле эш моның белән генә бетми, букчасы, канцелярия товарлары, өстәмә китаплар да шактый кирәк. Менә шундый ыгы-зыгылы вакытта «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясе мохтаҗ гаиләләргә ярдәмгә килә дә инде.
-
25 августта «Мин матурлык эзләп йөрим” әдәби-музыкаль марафоны Мари Суыксуы авылына киләчәк
«Китап» радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим” әдәби-музыкаль марафоны ахырына якынлаша. Тиздән марафончы сәнгатькәрләребез районыбызга янә кунакка киләчәк.