Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр юл йөрү кагыйдәләренә багышлап газета чыгардылар

Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү максатыннан бу көннәрдә “Игътибар, балалалар!” чарасы уза.

                “Игътибар, балалалар!” акциясе балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү, балаларны йөрткәндә кагыйдә бозуларны кисәтү максатында йөртүчеләрне тикшерү, яктылык кайтаргыч элементларны тагып йөрергә кирәклеген аңлату, мәктәпләргә hәм савыктыру лагерьларына илтә торган юлларның, юл билгеләренең hәм светофорларның торышын тикшерү hәм башка максатларны күздә тота.

                  Бүген Юл хәрәкәте Дәүләт бюджет оешмасының Актаныш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова "Бүләк"ял һәм сәламәтләндерү лагеренда күңелле һәм кирәкле чара уздырды.

Әлеге очрашуда балалар юл йөрү кагыйдәләрен тагы бер кат исләренә төшереп ныгыттылар, белемнәрен туплап газеталар чыгардылар.

Ләйсән Рәдиф кызы юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында әңгәмә оештырды, укучыларның тырышлыгын бәяләп бүләкләр тапшырды. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев