Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

COVID-19 канат җәя: Районыбызда август аенда 17 кешедә коронавирус авыруы расланган (ВИДЕО)

Коронавируска бәйле рәвештә эпидемиологик вәзгыять янә киеренкеләнә. Ил буенча көн саен 30-40 мең кешедә коронавирус авыруы теркәлә. Республикада бүгенгә 126 очрак табылган. Шунысы сөенечле соңгы көндә вафат булучылар юк.

               Районыбызда да бу көннәрдә коронавируска дучар авырулар ачыкланган. 22 райондашыбыз әлеге заман афәтеннән дәваланган, шуларның өчесе балалар. Авырулар нигездә өй шартларында, бары бер сабый Чаллы шәһәрендәге хастаханәдә сәламәтләнү курсы ала. 


                 Бу саннар турында район хакимиятендә узган брифингта район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев җиткерде. 

                15 августтан бүгенгә кадәр район үзәк хастаханәсенә салкын тию, кискен вируслы распиратор авыру һәм COVID- 19 билгеләре белән 49 кеше мөрәҗәгать иткән. Август аенда 17 кешедә коронавирус авыруы расланган. 3 кешегә үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган. 

                Авыруны кисәтүнең иң үтемле юлы-аннан саклану. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан хастаханәләрдә, мәдәният сарайларында, сәүдә үзәкләрендә, мәктәпләрдә һәм башка халык күпләп йөри торган биналарда битлек кияргә тәкъдим ителде. Шулай ук COVID- 19 авыруы ныклап баш калкытканчы вакцина алу хәерле. Бүген Актаныш хастаханәсендә вакцинациягә көн саен 100 кеше кабул итәләр. Препаратлар әлегә җитәрлек, алдагы көннәрдә дә вакцина кайтачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев