Луиза Хафизова: Максат- җирлектә берьюлы массакүләм авыруны булдырмый калу (ВИДЕО)
Менә өченче ел инде коронавирус инфекциясе белән бергә яшибез. Шул вакыт эчендә бу үтә дә куркыныч авыруның нинди югалтуларга китерүен үз күзләребез белән күрдек. Быелгы җәйдә замана афәте беразга тынып торды. Хәзер инде янә авырулар артуга таба, дип искәртә табиблар.
Район хакимиятендә узган брифингта "Роспотребнадзор"ның Чаллы шәһәре буенча баш табибы урынбасары Луиза Хафизова “Максат- җирлектә берьюлы массакүләм авыруны булдырмый калу”, ди.
Моның ике юлы бар. Берсе- саклык чараларын куллану. Икенчесе- коронавирустан прививка ясату.
Авыру билгеләре сизелә башлау белән хастаханәгә мөрәҗәгать итү кирәк. Аеруча хезмәт коллективларында авыру кешене изоляцияләү мөһим. Эшкә килгәндә һәркемнең контактсыз термометр белән тән температурасы үлчәнергә, температурасы булмыйча төчкерсә, йөткерсә яки тәнендә хәлсезлек булса, бу хезмәткәр эшкә кертелмәскә тиеш. Киресенчә булганда, инфекция йогып бар коллективны зарарлаячак.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм район Башкарма комитеты карары белән эш урыннарында битлекләр кию буенча тәкъдимнамә булдырылды һәм хезмәт коллективларына җибәрелде. Битлек киюдән тыш хезмәт урыннарында кулларны дезинфекцияләү, һаваны зарарсызландыру чаралары булу мәҗбүри. Сәүдә, җәмәгать туклануы, азык-төлек эшкәртү, авыл хуҗалыгында, сәнәгать оешмаларында эшләүчеләр элементар шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүне онытмасыннар. Кулларны сабынлап югач бер тапкыр кулланылышлы сөлгеләргә генә сөртергә кирәк.
1 сентябрьдән мәктәпләрдә укулар башлана. Районыбызның белем учаклары балаларны кабул итәргә әзер. Укулар башланганчы мәктәп, бакчаларга тулысынча дезинфекция ясалды. Алга таба чисталык булдыруга таләпләрне онытмау зарур- су белән генә юу инфекцияне үтерми. Тәрәзә төпләре, ишек тоткалары, баскыч култыксалары, ашханәдәге савыт-саба - барысы да махсус сыекчалар белән сөртелеп, эшкәртелеп торырга тиеш. Дезинфектантлар, һаваны зарарсызландыргыч лампалар билгеле бер вакыттан соң чистарту үзлеген югалта, шуңа күрә вакытында алыштыру сорала.
Сентябрьдә чираттагы сайлаулар көтелә. Алдагы сайлаулардагы кебек барлык саклык чараларын куллану, термометрия, сайлаучыларны бер кулланылышта була торган ручкалар белән тәэмин итү – төп таләп.
Covid-19 авыруыннан саклануның үтемле коралы- вакцина кадату. Коронавирустан вакцина белән беррәттән сезонлы гриппка каршы да прививка алу массачыл иммунитет булдырачак, диде Луиза Хафизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев