26 апрель 2023 яңалыклары
-
Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин тыл ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлады
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын хөрмәтләп күчтәнәчләр юллаган иде.
-
Иске Байсар өлкәннәренә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Җиңү бәйрәме бүләкләре тапшырылды
Тиздән Бөек Җиңү бәйрәме. Илебез азатлыгы өчен җаны-тәне белән көрәшкә күтәрелгән яугирләр, көнне-төнгә ялган басу-кырларда, завод-фабрикаларда хезмәт куйган тыл ветераннарының тырышлыгы, фидакарьлеге аша яуланган Бөек Җиңү таңы безгә бик кадерле.
-
«СалаваTIK»лар Габдулла Тукайның туган көненә яңа җыр әзерләде
Туган тел көнендә шагыйрьнең «Бала белән күбәләк» җырына яңа клип чыкты.
-
Экваторны уздык: Актаныш районы хуҗалыклары язгы чәчү эшләренең яртысыннан күбрәген тәмамлады
Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев районыбыз хуҗалыкларыда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Шунысы сөенечле, районыбызда язгы чәчү экваторны узды,барлык басуларның 60 процентына бөртеклеләр җир куенына иңдерелде.
-
Рөстәм Миңнеханов Тукай премиясенең быелгы лауреатларын тәбрикләде
Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә рәссам Наилә Кумысникова, архитектор Фирдәвис Ханов, шагыйрь Шәүкәт Гаделша ия булды.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре өлкәннәргә яктылык кайтаргыч элементлар тапшырды
Бүген район мәдәният йортында ЮХИДИның район буенча җитәкчесе Ренат Шәмсиев һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова район ветераннар советы әгъзалары белән очрашты.
-
Әлеге минутларда Габдулла Тукай һәйкәле янында районкүләм шигърият бәйрәме башланды
Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайны бөтен татар дөньясы данлый, хөрмәтли.
-
Якташыбыз, дөньякүләм билгеле марафончы Фирая Солтанова-Жданова кубогын өч мәктәп командасы отты (фоторепортаж)
Бүген, 26 апрель көнне Актанышта якташыбыз, дөньякүләм билгеле марафончы Фирая Солтанова-Жданова кубогына мәктәп укучылары арасында эстафета узды.
-
Бүген сөекле Тукаебызның туган көне: Бәйрәм чарасыннан безнең репортаж (фотолар)
Габдулла Тукайның туган көненә багышланган районкүләм чаралар иртәннән үк «Яшьлек» яшьләр үзәгендә башланып китте.
-
Работники «Транснефть – Прикамья» приняли участие в международной акции «Сад памяти»
«Транснефть – Прикамье» вновь поддержало международную акцию «Сад памяти».
-
Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына ИЯЛИ галимнәре китаплар чыгарган
24-25 апрельдә ТР Фәннәр академиясендә Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел булуга багышланган «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» фәнни-гамәли семинар үтте. Чарада биш ил – Россия, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Төркия һәм Россиянең алты шәһәреннән килгән галимнәр чыгыш ясады. Семинар быел өченче тапкыр уздырылды.