Кадет мәктәбе көндәлегеннән: Җәмгыять белеме олимпиадасында призер булдык
26 ноябрь көнне кадет мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме фәне буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республикакүләм олимпиадасы булып узды.
Биредә Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбенең 7 класс укучысы Шакиров Рамазан, 8 класс укучысы Тургунов Алишер, 10 класс укучысы Зименков Никита, 11 класс укучысы Баев Вадим призер булдылар, укытучылары-Авзалов Радислав Алекс улы. Укучыларны, бу укучыларны олимпиадага әзерләгән Радислав Алекс улын, коллективны, кадет мәктәбе директоры Илсур Индусовичны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Гөлназа Имамразыева, Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев