2 декабрь көнне Актаныш районында инвалидлар ункөнлеге старт ала
Декабрьнең беренче ункөнлеге Актаныш районында мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы дип игълан ителде. Елдагыча әлеге мөһим ункөнлек «Игелек марафоны» белән тәмамланачак.
Бүген Актаныш районында физик мөмкинлекләре чикләнгән 2186 кеше исәпләнә. Аларның 98 е – балалар. 7- се, кызганычка каршы, балачак мизгелләрен урын өстендә уздырырга мәҗбүр.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан һәм ел дәвамында районда төрле чаралар уздырыла.
2 декабрь - инвалидлар берләшмәләре җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары катнашында «Яшьлек» үзәгендә район башлыгы белән очрашу.
Балалар иҗат узәгендә "Өмет торналары" оригами кул эшләре һәм “Милли бизәкләр” бәйгесе.
Җирлекләрдә түгәрәк өстәлләр, чәй табыннары артында очрашу.
Мәгариф учрежденияләрендә класс сәгатьләре, дәресләр узачак.
3 декабрь – “Ак тасма” акциясе. «Яшьлек” үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Үзеңә ышан” интелектуаль-спорт чарасы.
“Игелек үзәгендә” яшүсмерләр өчен мастер-класс.
5 декабрь – Пучы карталар йортында мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз тарафынанн әзерләнгән концерт.
6 декабрь – 9:00 сәг. “Батыр” спорт сараенда Спартакиада узачак.
10 декабрь – 10:00 сәг. Игелек марафоны.
Шулай ук декада барышында һәм гомумән ел дәвамында мәгариф учрежденияләре һәм волонтерларыбыз тарафыннан төрле ярдәм чаралары- «Чиста йорт”, “Чиста ишегалды” кебек кызыклы очрашулар уздыру ниятләнә. Алар белән декада барышында таныштырып барырбыз.
Актаныш районы матбугат үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев