Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Актанышның беренче мәктәбендә якташыбыз, тарихчы- язучы Вахит Имамовка багышланган методик кабинет ачылды

Бүген Актаныш районы үзенең талантлы улын олылый. Габдулла Тукай премиясе лауреаты, тарихчы- язучы, якташыбыз Вахит Имамовка багышлап, Актанышның беренче мәктәбендә методик кабинет ачылды.

Әлеге истәлекле чарада якташыбыз Вахит Имамов үзе дә катнашты. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Чаллы Язучылар берлеге җитәкчеләре, танылган әдәбият вәкилләре, әдипләр белән кунакка кайтты. Әлеге чара турында алдарак тулырак яктыртачакбыз.

Тиздән Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Вахит Имамовның 70 еллык юбилее уңаеннан зур әдәби-сәнгать кичәсе башлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев