Яңа Әлем мәктәбенең көзге лагеренда ял итүчеләргә яктылык кайтаргыч элементларның мөһимлеген аңлаттылар
Көзге каникуллар вакытында укучыларның иминлеген кайгыртып,файдалы ялын оештыру максатыннан мәктәптә мәктәп яны лагерьлары эшләп килә.
Яңа Әлем мәктәбендә ял итүче укучылар юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова белән очрашып әңгәмә кордылар,яктылык кайтаргыч элементлар (световозвращающий элемент)ның кирәклеге турында видеоролик карадылар,нәтиҗә чыгардылар,чөнки көзге чор аеруча да куркыныч,иртә караңгы төшә, калын киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементларның булуы шарт.Укучылар бик яхшы беләләр,аларның һәрберсенең киемендә бу элементлар бар.
Күңелле светофор рәсеме ясадылар,юлларда һәр вакыт тәртип булсын,гел яшел ут кына янсын дигән теләктә укучылар.
Ләйсән Мөхәммәтова, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУның Актаныш районы буенча җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев