Өченче көн югалган балыкчыны эзлиләр
Татарстанда өченче көн югалган балыкчыны эзлиләр. Ир-егет 26 октябрьдә Кама елгасында балык тотарга киткәннән соң өенә кайтмый.
Коткаручылар 26 октябрьдә Түбән Кама янында Ильинка авылыннан ерак түгел Кама елгасында балык тотканда югалган 46 яшьлек ир-атны эзләүне дәвам итә.
Эзләү эшләре вакытында коткаручылар елганың яр буйларын карап чыгалар, берочтан 10 мең кв.м мәйдандагы су төбен водолазлар тикшерә. Әмма эзләүләрнең нәтиҗәсе булмады.
Эзләүләр дәвам итә, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев