Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Бүген Актаныш районы җитәкчелеге инфраструктура өчен җаваплы оешмалардагы техникаларның кышка әзерлеген карады

Көннәр суытуга таба, тиздән беренче кар явар, кышкы бураннар да озакламас. Соңгы елларда тротуарларны кар басты, урамнар чистартылмый, дигән сүзләр сирәк ишетелә. Юллар өчен җавап бирүче оешмалар, алардагы хезмәтчәннәрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу. Бүген әлеге җәмгыятьләр кышка әзерлекле керүләрен Актаныш районы җитәкчеләренә күрсәтте.

Актаныш районы юлларын «Актаныш юллары»,  «КОММУНСЕРВИС» МУП һәм «ИТК» оешмалары тәртиптә тота. Әлеге оешмалардагы кырыклап техника кышка әзерлекне бәяләү комиссиясенә күрсәтелергә тиеш иде, «ИТК» җәмгыяте юллар төзелешендә булу сәбәпле, карауларда катнаша алмады.

«КОММУНСЕРВИС» оешмасының техника паркы елдан-ел заманча техникаларга байый. Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән «Татлизинг» программасы аша җиде техника кайткан. 2023 елда экскаватор белән МТЗ-82 тракторына ия булганнар. Техникалар төзек, берничә техниканың тәгәрмәчләрен алыштырасы бар. Оешма хезмәтчәннәре Актаныш авылындагы барлык тротуарлар, паркларны елның һәр фасылында чиста, пөхтә тота. Тик техникаларга шоферлар җитми, җитәкче Риназ Шәрипов тракторчы, экскаваторчылар кирәклеген әйтте.

Район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы Рафаэль Демидов башка оешмаларның да шоферлар, тракторчыларга кытлык кичерүен белдерде. Урып-җыюларда катнашкан механизаторларны кышкы чорга шушы җәмгыятьләргә эшкә чакырды. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов күрсәтмә карауларда катнашкан механизатор-шоферларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларның тырыш хезмәте безнең тормыш-көнкүрешебезне уңайлы итә, юллар вакытында чистартыла, проблемалар тумый. 

 

Ленар Рафак улы техникалар иярләүчеләрне куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, исән-сау эшләргә чакырды. Электр, газ, башка коммуналь челтәрләр үтүче зоналарда аеруча игътибарлы булырга кушты. Шулай ук илдәге вәзгыятьне күздә тотып, бүген  яу кырында неонацизмга каршы көрәшүче егетләрнең гаиләләре яшәгән йортларның капка алларын кардан чистартып тору бурычын куйды.

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов ел саен кыштан соң юл кырыйларындагы бордюрларны алыштырырга туры килә, диде, кышын бордюр кырыйларын чистартканда сак эшләргә, материаль байлыкны сакларга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев