Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов СВОдагы якташларыбызның гаиләләре яшәгән өйләрнең капка алларын кардан чистартуны бурыч итеп куйды
Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов кышкы чорда эшләячәк техникаларның әзерлеген караган вакытта тракторчы-механизаторлар алдына мөһим бурыч куйды. Урамнарны кардан эттергән вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаиләләре яши торган шәхси йортларның капка алларын да кардан чистартырга кирәк.
Актаныш районында туып-үсеп махсус хәрби операциядә катнашучы батырларның саны ике йөздән артып китә. Район җитәкчелеге якташларыбызның гаиләләрен һәрвакыт игътибар үзәгендә тота. Ел дәвамында әлеге гаиләләргә бушлай утын кайтарылды. Балалары мәктәп ашханәсендә бушлай туклана, түгәрәкләргә йөрү, бассейнда шөгыльләнү өчен дә түләү алынмый. Балалар бакчаларына йөртү дә түләүсез.
Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов кышкы чорда эшләячәк техникаларның әзерлеген караган вакытта тракторчы-мехнинизаторлар алдына мөһим бурыч куйды. Урамнарны кардан эттергән вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаиләләре яши торган шәхси йортларның капка алларын кардан чистартырга кирәк.
Сезнең белән безнең алга зур бурыч куела: махсус хәрби операциядә һәлак булганнар- ның гаиләләренә булышырга, капка төбен кардан чистартып торырга тиешбез. Бу – минем сезгә олы үтенечем, битараф калмагыз. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. Эшчәнлеккә йомгак ясаганда исән-имин очрашырга язсын, – диде район башлыгы Ленар Рафак улы.
Бу игелекле инициатива илебез мәнфәгатьләрен яклап батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Йорт яны территорияләрендә чисталык һәм тәртип булдыру яшәү өчен уңайлы шартлар тудырып кына калмый, ә безнең геройларга һәм аларның гаиләләренә хөрмәт билгесе дә булып тора.
Тракторчы механизаторлар әлеге тәкъдимне хуплап алдылар, бары аларга авыл җирлекләре җитәкчеләренең махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре яшәгән йорт адресларын тапшыруы гына кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев