Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Яңа Әлемнең ипи пешерү комбинатында эшләүче хатын-кыз махсус хәрби операциядәге солдатларны дроннан саклаучы япма тегәчәк

Актаныш районында игелекле кешеләр яши. Махсус хәрби операция башланганнан бирле халкыбызның кеше кайгысына битараф булмавы, хәләл хезмәт хакыннан махсус хәрби операциядәге егетләребезгә авызыннан өзеп ярдәм күрсәтүе күз алдында. Яңа Әлем авылында ипи пешерүче Альбина Муллахмәтова эштән бушаган арада дроннардан саклаучы япмалар тегәчәк. Аның әлеге изге гамәлгә тотынуы- җиңүгә үзеннән өлеш кертү ул.

«Без бергә» волонтерлар төркеме оешып киткәннән соң барлык райондашлар тагы да бер көч булып тупландылар, халкыбыз батырларыбызга атап ноябрь бәйрәмнәреннән соң уналтынчы гуманитар ярдәм озатырга әзерләнә.  

Яңа Әлем авылында яшәүче  Альбина Муллахмәтова да шундый мәрхәмәтле күңелле кешеләрнең берсе. «Без бергә» волонтерлар төркемендә «Дроннан саклый торган япмалар тегәргә тегүчеләр эзлибез», дигән белдерүне күрүгә Альбина волонтерларга мөрәҗәгать итә, япмалар тегәргә әзер икәнлеген әйтә. 

«Яшьлек» яшьләр үзәгендә Альбина волонтерлар Фирдания Нуруллина, Лилия Гыйкрамина белән япма өчен материалларны карадылар, ничек тегү турында сөйләштеләр. 

Альбина Муллахмәтова һөнәре буенча тегүче булмаса да, кечкенәдән әнисенең тегү машинасында ни дә булса тегәргә, җөйләргә яраткан. Хәзер кибетләрдә бар да бар, шуңа киемнәр тегүне кирәк санамый. Ә эш, хуҗалык өчен бияләй, перчаткалар тегү аңа канәгатьлек кенә бирә. Хуҗалык фермасында эшләгәндә терлекчеләргә кыш көне кияргә җылы телогрейкалар теккән. Хәзер Альбина сменалы эштә, ипи пешерү комбинатында эшли. Буш вакытында тегү машинасын кузгата. Туганы, якын кешесе махсус хәрби операциядә булмаса да ут эчендәгеләрнең никадәр авырлык аша үтүләрен күреп-белеп торгач, ничек тә ярдәм итәсе килә аның. Солдатларны дроннардан саклаучы япма тегәргә алынуы да җиңүгә бер өлеш кертү ул. Альбина япмаларны әлегә өендә тегәчәк.

Авыл җирлеге җитәкчелеге клубның бер бүлмәсен бирергә җыена, былтыр маскировка челтәрләре үргән хатын-кызлар белән шунда япмалар тегүне башлап җибәрәчәкбез,- ди Альбина. 

Япманы теккәнче тукымаларны бер-берсенә махсус клей белән ябыштырып чыгарга кирәк, ди волонтер Лилия Гыйкрамина. Чөнки материалларның өслеге бик шома, беркетмәсәң, эшләгән эшең җилгә очарга мөмкин. Дроннан саклану япмасын эшләү технологиясен Лилия Югары Ослан, Минзәлә волонтерларыннан өйрәнгән.

Махсус хәрби операциядәге ирен югалткан Актаныш районының актив волонтеры Лилия Гыйкрамина эчендәге кайгы -борчуларын эш белән басарга тырыша. Лилия бик аралашучан, Татарстан, Россия төбәкләрендәге башка район волонтерлар хәрәкәте эшчәнлеге белән кызыксынып тора, һәрвакыт элемтәдә.  Интернет аша дроннан саклаучы япма өчен материалларга- фольма тукыма, хәрби тукыма, синтепонга заказ бирә. Солдатлар 1, 5 метрга 2 метр булган япма-саклагычны өсләренә ябып бара яки окопларны каплыйлар. Мавик-дроннарда тепловизорлар бар. Фольма тукыма тепловизордан саклый, аның нурын кире кайтара, кешене күрсәтми. Япмалар сатуда бар, әмма кыйммәт, 4500 сум тора. Ә материалларга киткән чыгым нибары 17 мең сумга гына. Волонтерлар башта ун япма тегәргә уйлыйлар. Әгәр эшләр уңышлы барса, алга таба дәвам итәчәкләр. 

Фирдания Нуруллина районыбыз иганәчеләренә нык рәхмәтле. Актаныш кошчылык станциясе җитәкчесе Айгиз Фәрдиевнең даими ярдәмен тоялар, яңарак кына эшмәкәр 100 данә жгут алып килеп тапшырган. Җылылык саклаучы эчке киемнәр тегәргә материалларга акча биргән. Биектау волонтерлары махсус хәрби операциядәге егетләргә 50 данәдә эчке киемнәр, ә калдык материаллардан балаклавалар тегәчәкләр. Азнакайлылар исә Актаныш егетләре өчен маскировка челтәрләре үрәчәк, чөнки үзебезнең волонтерлар бу эшкә җитешә алмый.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев