Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби балкыш

Актанышта әдәбият көннәре: Гамил Афзал премиясе Фәнәвис Дәүләтбаевка бирелде

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае фойесында үзәк яңа буын китапханәсе тематик баннер, фотозона һәм кызыклы китап күргәзмәләре тәкъдим итте.

«Каләм алса — уй салыр» исемле иллюстратив күргәзмә күренекле әдип, юбилеен билгеләүче якташыбыз Данил Салиховка багышланса, «Һәркемнең үз каләме» — төрле елларда районның Гамил Афзал исемендәге әдәби премиясе лауреатларының иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Китапханәчеләр тамашачылар, әдәбият сөюче иптәшләргә әлеге күргәзмәләрнең эчтәлеген тасвирлап бәян иттеләр.

Милли әдәбият, мәдәният һәм мәгърифәтчелек өчен җан атып яшәгән, әдәби әсәрләргә мөкиббән тамашачы җыелган иде залда. Мәдәни-әдәби кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфидә Наҗарова һәм ТР атказанган артисты Нур Хөсәенов алып бардылар.

— Актаныш төбәге — совет заманаларыннан ук татар әдәбиятенә шактый язучылар һәм шагыйрьләр биргән изге җир. 2023 елның башында үзәк китапханәләр системасы «Туган якның иҗат чишмәләре» дигән проект башлап җибәргән иде. Һәр китапханә, мәдәният учагы җирлекләрнең танылган иҗат әһелләрен, каләм осталарын барлады, очрашу кичәләре һәм бенефислар үткәрде. Бүгенге көндә ТР Язучылар берлегендәге һәр 10 язучының берсе Актанышныкы булса, яшь язучыларның һәм өченчесе дә безнеке! Туган җиргә һәм халкыбызга тугры хезмәт күрсәткән әипләребез белән хаклы рәвештә горурланабыз. Танылган язучыларыбыз, журналистларыбыз һәм артистларыбыз безнең белән бүген. Бездә зур вакыйга, диделәр алып баручыларыбыз.

2011 елдан алып Актаныш районы башлыгы һәм республиканың Язучылар берлеге Гамил Афзал премиясен гамәлгә куя. Ул менә инде 12 ел дәвамында, 1 әдипкә тапшырыла. Тарих сәхифәләрен актарсак: беренче елны Туфан Миңнулинга, икенче елда — Фәнзаман Батталга, 2013 — Марат Әмирхановка, 2014 — Әмирҗан Моталлаповка, 2015 — Камил Кәримовка, 2016 — Ләбиб Леронга, 2017 — Данил Салиховка, 2018 — Дамир Гыйсметдинга әлеге дәрәҗәле премия бирелә. Алдагы елларда, 2020 — Марсель Галиев, 2021 — Ленар Шәех, узган ел Ләйсән Мөгътәсимова мәртәбәле премия ияләре булып танылу яулыйлар. 

Быел исә Гамил Афзал премиясен җирле шагыйрь, күпсанлы җырлар авторы, 8 китап авторы, юморескалар һәм робагыйлар язу остасы Фәнәвис Дәүләтбаев алды.

Әдәби премияне лауреатка районыбыз башлыгы Ленар Зарипов ташырды:

— Чыннан районыбыз республикага һәм хәтта Рәсәйгә генә дә түгел, ә бөтен дөньяга затлы шәхесләр биргән як. Фәнәвис абыйны чын күңелдән хөрмәт итәбез. Аның җырлар мәгънәле һәм тормышчан, каләме үткен, иҗаты нурлы, диде.

Туган җирен, газиз халкын данга күмеп яшәгән әдип хөрмәтенә бик күп җырлар, тәбрикләү сүзләре яңгырады. Район сәнгатькәрләре һәм «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларын бүләк иттеләр.

Һәр төбәк үзенең данлыклы, талантлы шәхесләре белән горурлана. Безнең районыбыз да үзенең каләм әһелләре, язучылары, җырчылары, танылган шәхесләре белән мәртәбәле.

Әдәби кичә шөһрәтле әдип Данил Салиховның 65 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат бенефесы белән дәвам итте.
(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев