Әдәби балкыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Пучы мәктәбе укучылары яза: Җәннәт – әниләрнең аяк астында!
Язның иң матур, иң назлы, иң якты бәйрәмен каршлылыйбыз. 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышлап Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы 10 нчы сыйныф укучылары бик матур эчтәлекле язмалар иҗат иткән. Укытучылары- Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева.
-
Алсу Галиева: Хуш киләсең, ямьле яз!
8 нче март, Халыкара хатын-кызлар көне якынлашкан көннәрдә сөйкемле гүзәл затларыбыз да тагы да нурланыбрак китә. Күңелдә җыр, шигырь, моң туа! «Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы Алсу Галиеваның да илһам нурлары нәкъ шушы мәлләрдә чорнап алган. Алсуның шигъри тәлгәшләрен тәкъдим итәбез.
-
ИМАН ҺӘМ ӘХЛАК САФЛЫГЫ ӨЧЕН: Тәүбә ит(Мирһади Разов)
Танылган якташыбыз, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1996 елдан Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы Мирһади Разовтан шигъри гөлләмә.
-
Татар яугирләрен данлады ул, һәм дан алды ул үзе дә!
«Татар яугирләрен данлады ул, һәм дан алды ул үзе дә!» Бүген Актаныш районында әдәбият-сәнгать көне, данлыклы якташыбыз, тарихи әсәрләр язу остасы, Габдулла Тукай һәм башка бик күп дәрәҗәле премияләр иясе Вахит Имамовның иҗат кичәсе узды.
-
Чуракайда шагыйрә, китапханәче Дилбәр Әхәтованың иҗат кичәсен үткәрделәр
Актаныш районының Чуракай авылы китапханәсе тарафыннан авыл клубында Чаллыдагы «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, ике китап авторы, Югары Яхшый авылы китапханәчесе Дилбәр Әхәтованың иҗат кичәсе узды.
-
Пучы мәктәбе укучысы «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә җиңде
8-10 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге, Татарстан язучылар берлеге республикакүләм «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесен оештырды.
-
Актаныш китапханәсе укучыларны һәм бакча нәниләрен Гаилә елына багышланган шигырь бәйрәменә җыйды
Бүген Актаныш район үзәкләштерелгән китапханәсе укучыларны һәм бакча нәниләрен «Яшьлек» яшьләр үзәгенә Гаилә елына багышланган шигырь бәйрәменә җыйды.
-
Иртәгә Белем бәйрәме!
Яраткан шагыйрьләребезнең мәктәп темасына шигырьләрен тәкъдим итәбез.
-
Җәй тоткынга төшкән бит көзгә...
Хәерле җомга иртәләре белән, дуслар!
-
«Агыйдел дулкыннары»на сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк райондашыбыз кушылды
«Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе яңа иҗатчылар белән байый тора. Алар янына әле генә сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк райондашыбыз Дәнисә Хәйдәрова килеп кушылды. Ял көннәрегездә вакыт табып Дәнисәнең шигырьләрен укып алыгыз әле.
-
Иҗатчылар киңәш корды: Шигърият дөньясына сәяхәт
Мөхәрриятебездә 6 дистә елдан күбрәк эшләп килүче «Агыйдел дулкыннары» әдәби иҗат берләшмәсенә төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре булган каләмдәшләр йөри.
-
Әниләр көне алдыннан Фәймә Зәйнуллинаның «Дөнья ямьле булсын өчен Әни кирәк» китабын тәкъдим иттеләр
Тиздән Әниләр көне. Әлеге мөһим бәйрәм алдыннан район үзәк китапханәсендә Фәймә Зәйнуллинаның «Дөнья ямьле булсын өчен Әни кирәк» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
-
Актанышта әдәбият көннәре: Гамил Афзал премиясе Фәнәвис Дәүләтбаевка бирелде
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае фойесында үзәк яңа буын китапханәсе тематик баннер, фотозона һәм кызыклы китап күргәзмәләре тәкъдим итте.
-
Ләйләнең кояштай нурлы шигърияте: Яшь авторларыбыз үсә
Укуда алдынгы, җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче, иҗади конкурс-бәйгеләрдә һәм спорт ярышларында беренчелекне бирмәгән кызлар-малайлар — «Актаныш-информ»ның иң якын дуслары!
-
«Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсенә яңа әгъза кабул ителде
Редакциябез каршысында 65 дәвамында тирә-якның иҗатчыларын туплаган «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе эшләп килә. Районкүләм берләшмәгә яңа әгъзаләр дә еш кабул ителә.