Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби балкыш

Иҗатчылар киңәш корды: Шигърият дөньясына сәяхәт

Мөхәрриятебездә 6 дистә елдан күбрәк эшләп килүче «Агыйдел дулкыннары» әдәби иҗат берләшмәсенә төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре булган каләмдәшләр йөри.

Бүген исә берләшмәбезнең чираттагы утырышын үткәрергә «Актаныш-информ»ның киңәшмәләр залына җыйналдык. Көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылган иде. Җыелышка килгән җирле язучыларны «Актаныш-информ»ның баш мөхәррире Айнур Гыймадиев та сәламләде, илһамлы иҗат мизгелләре теләде.

Иң тәү чиратта яңа әгъза буларак үзебезнең сафка Алсу Галиеваны кабул иттек. Бертавыштан. Сәләтле райондашыбыз бик үрнәкле зат, шигъри күңелле шәхес икән. Күпчелек балалар өчен яза. Иҗатының шактый дәрәҗәдә камил булуы, балаларның күңелләрен аңлап, аларның уй-хыялларын шигъри калыпларга салуы сокландырды. Ул «Мырау дәресе», кышкы фасылга багышланган шигырьләрен укыды.

«Актаныш-информ» сайтының веб-мөхәррире Ләйсән Газизова исә иҗатташ дусларны язмаларын, яңа әсәрләрен мөмкин кадәр ешрак электрон газетабызга җибәрергә үгетләде. 

— Әдәби әсәрләрегез өчен без шимбә, якшәмбе көннәрендә урын бирергә әзербез. «ТАТМЕДИА»ның «Актаныш-информ» филиалы сайтында материалларыгыз басылу сезнең өчен бик уңышлы булачак! Бәлки, нәкъ безнең сайттан иҗатыгыз композиторларга тизрәк барып ирешер, ә сез тагы ныграк танылу яуларсыз, диде Ләйсән Глүс кызы.

Каләмдәшләр танылган журналист, оста каләм иясенең тәкъдимен дә зур хуплау белән кабул иттеләр. 

Алга таба утырыш дулкынлыларның өр-яңа иҗат җимешләре белән танышып дәвам итте. Алар утырышта яшәешебезнең төрле өлкәләренә кагылган әсәрләрен яңгыраттылар. Махсус хәрби операция, мәхәббәт, экология, багышлаулар, туган як темалары хакимлек итте. 

Шигърият — үтә серле дөнья. Иҗат — хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу. Ә шагыйрь күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була.

Тумыштан күңеленә шагыйрьлек уты салынган кеше башкача яши алмый, ул гомер буе шагыйрь булып кала. Берләшмә утырышын ифрат җанлы итүдә берләшмә рәисе, берләшмә вәкилләре Әлфисә Гыймазова, Рәмзия Әхмәтова, Рәсимә Зарипова, Фәһия Фәхриева, Даниса Хәйдәрова һәм Юлай Низаев көч куйдылар. Киңәш кордылар. 

Утырыш фотосессия белән йомгакланды. Киләсе очрашу декабрьгә планлаштырылды, ул Яңа елны каршылау кичәсе форматында оештырылачак. Берләшмә җыетыгын нәшер итү, яңа китапларны бастыруга басмаханәгә бирү кебек сораулар да күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев