Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби балкыш

«ИМАН ҺӘМ ӘХЛАК САФЛЫГЫ ӨЧЕН» конкурсында Әлмәттән катнашучы бар

Интернет киңлекләрендә бик популяр, язмалары бихисап откликлар җыйган шагыйрь, үткен каләм остасы Рәмзис Исмагиловны күпләр беләдер. Ул Әлмәт шәһәреннән, безнең «ИМАН ҺӘМ ӘХЛАК САФЛЫГЫ ӨЧЕН» конкурсында катнашырга булган. «Поэтика» жанрында конкурс эше юллаган.

Кышкы әкият

Тынлык коча кышкы болыннарда,
Шәл төренеп яткан куаклар..
Тын да алмый көмеш бу киңлектә,
Төш күрәләр сыман гел актан.

Сирәк чапкан борма куян эзен,
Яме төлке сузып борынын.
Авыл кырынына сукмак салган,
Азык эзләп җайлы урынын.

Кайчагында пырхылдаган тавыш,
Карның тузаннарын күтәреп,
Очып чыккан кардан көртлеккә дә,
Карыйсың күк бераз үртәлеп.

Офык буйлап сузган алсу нурлар,
Кичләрендә ягып кар өстен,
Әкият күк гүя, хыял томанында,
Адаштырыр сыман ал төсе.

Көтмәгәндә караңгылык биләр,
Кояш качып офык артына.
Ак карларга зәңгәр төн ягылыр,
Аем калкыр күкләр катында.

Әйдә качсын, кояш төнгә кереп,
Ерак-ерак офык артына.
Мамык шәлле талның яр буенда,
Шәүләләре таган атына.

Юк югалмас, төнгә кереп кышым,
Күңел әкияткә табынып,
Зәңгәр болын көмеш утта уйнар,
Меңәрләгән чаткы кабынып...

***
Татар бар да хәтәр бар - дип,
Сөйләсен лә башкалар.
Башкаларга үрнәк булып,
Яшик бедәм татарлар.

Мишәреләр дә, типтәрләр дә,
Тумаган әллә кайдан,
Керәшеннәр, себерлеләр,
Үзебезнең татардан.
 
Дуслык матур, тату торыйк,
Татулыкка ни җитәр?
Берәм берәм кузгалмаган,
Бергәләп алга китәр.
 
Булыйк бергә,булыйк бердәм
Яктырыр тормышыбыз,
Таркауларны сындыралар,
Бердәмлектә көчебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев