Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби балкыш

ИМАН ҺӘМ ӘХЛАК САФЛЫГЫ ӨЧЕН: Тәүбә ит(Мирһади Разов)

Танылган якташыбыз, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1996 елдан Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы Мирһади Разов «ИМАН ҺӘМ ӘХЛАК САФЛЫГЫ ӨЧЕН» конкурсыбызга шигырь җибәргән. Укып карыйк әле, дуслар!

Тәүбә ит

Килер бер көн. Сорар Аллаһ
-Иманың бармы? - дип,
Ул сорамас, нинди затлы
Киемнәр йөрдең киеп...

Ул сорамас байлыгыңны,
Маркасын машинаңның.
Өең ничә катлы, дип
Ни иде ашаганың...

Сорар Аллаһ, ни игелек
Кылдың син, кешеләргә?
Ни өлешең керде, дип
Җирдә изге эшләргә?

Сорамас кайсы диңгездә
Ял итеп ятканыңны.
Ул белә хәрам юл белән,
Күпме мал тапканыңны.

Аллаһ барысын белеп тора
Тәкъдирдә язылганны.
Гөнаһларның бөтенесен,
Саваплар аз булганны.

Җәннәт ишеге төбендә,
Ришвәтләр булмый биреп!
Җиңел генә алдап-йолдап
Оҗмахка булмый кереп!

Уйлан бәндә, бүген әле
Вакыт бар үзгәрергә.
Аллаһ каршына барганчы
Яхшыга төзәлергә.

Аллаһ тигезли һәркемне,
Каршына килеп баскач.
Бер ни дә кирәк булмый ул,
Кабергә кереп яткач!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев