Актаныш

Актаныш районы

16+
Экология

Актаныш кадетлары экологик десантта: Сөн елгасы буенда тиздән урман булачак

Актаныш районы кадет мәктәбе укучылары «Урманнарны саклыйк» россиякүләм акциясендә актив катнаша. Укучылар урманчылык эшенең нигезләрен практикада өйрәнә.

Без килгәндә Кәзкәй авыл җирлегенә кергән территориядә, Сөн елгасы буендагы болыннарда гадәти булмаган эш кайный иде. Актаныш районы урманчыларына ярдәмгә Актаныш кадет мәктәбе укучылары килгән.

Балалар биредә компенсацияле урман торгызу буенча колачлы экологик акциядә катнашып, 1 гектар 60 сотый мәйданда 6 000 данә яшь нарат үсентесе утырттылар. 

Агачлар утырту- экологик баланс чылбырында мөһим звено. Нефтьчеләр һәм энергетиклар, үз эшләрен башкарганда, еш кына урман мәйданнарын кисәргә мәҗбүр, мәсәлән, Сөн  елгасы буенда электр линияләре сузарга туры килгән, шул сәбәпле агачларны кискәннәр. Әмма эшләр тәмамлангач, алар яшел фондны яңадан торгызырга тиеш. Энергетиклар бу уңайдан кадет мәктәбенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр, яшь экологларга агач утырту өчен туфракны әзерләп куйганнар, иске агач төпләрен төпләгәннәр. 

 Кадет мәктәбе укучылары язын да, көзен дә безнең урманчылыкка бик булышалар. Алар агач орлыклары җыялар, Югары Богады авылындагы питомниктагы үсентеләрне карыйлар, аннары агачлар утырталар. Җитәкчеләргә, укытучыларга һәм укучыларга рәхмәт. Барысы да хезмәт сөючән, саф һавада урман утыртуда бик дәртләнеп эшлиләр, табигатьтә яңа көчләр туплап кабат укуларына кайталар, - ди Минзәлә районара урманчылыгының Актаныш районы буенча җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев.

 
Укучылар белән агач утыртырга килгән физкультура укытучысы Айдар Гомәров биредә эшләү гаять зур тәрбия чарасы икәнлеген билгеләп үтте:

Кадет мәктәбендә балаларны физик яктан чыныктырып кына калмыйбыз, аларга хезмәт тәрбиясе дә бирәбез. Урманда алар тырышып эшлиләр, урманчы һөнәре белән танышалар. Бирегә иң тырыш егетләр, кызлар килә. Күп кенә шәһәр балалары өчен, шулай ук кайбер авыл балалары өчен дә бу бик зур тәҗрибә - алар эш рәтенә төшенә, кеше хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәнәләр, табигатькә мәхәббәт уяна. Ә һавада эшләгәннән соң мәктәптән биреп җибәрелгән төшке аш аеруча тәмле була. Урман утыртудан һәрвакыт яхшы кәеф белән кайтабыз, - дип сөйләде Айдар Альберт улы.

Яшь урманчылар арасында сигезенче сыйныф укучысы Ева Тимошевичның тырышлыгы аеруча аерылып тора. Кыз кадет мәктәбенә укырга Башкортостанның Нефтекама шәһәреннән килгән һәм инде бишенче тапкыр мондый акциядә катнаша.

Үсентеләр белән эшләү миңа бик ошый. Аларның берсе дә үлмәсен, барысы да үсеп, зур агачларга әйләнсен. Киләчәктә бәлки эколог яки урманчы һөнәрен сайлармын, - дип фикерләре белән уртаклашты Ева.

Еваның сыйныфташы Рамазан Шакиров та агач утыртуның мөһимлеген аңлап өмәдә катнаша:

Без монда бик шатланып эшлибез, чөнки агачларның табигатькә нинди файда китерүен аңлыйбыз. Алдан уртырткан агачларның һәм  ничек үсүен, аларда яңа ылыслар яки яфраклар барлыкка килгәнме-юкмы икәнен һәрвакыт тикшерәбез.

Балалар агач утырту технологиясен бик яхшы белә. Лиана Ворсина аңлатканча, процесс төгәллек таләп итә:

Үсентеләр арасы 60-70 сантиметр булырга тиеш. Трактор ясаган туфрактагы буразнага үсентенең тамырын кертәбез, ә аннары, ныгыту һәм егылмасын өчен төпләренә басып куябыз.

Кадетларның бу акциядә катнашуы- шәхси җаваплылык һәм туган ягыбызга мәхәббәтнең реаль, кирәкле эштә ничек чагылуының ачык мисалы. Укучылар утырткан агачлар дистә еллар буе һаваны чистартачак, Сөн елгасы ярларын ныгытачак, аларның хезмәт сөючәнлегенә һәм киләчәгебез турында кайгыртуга табигать һәйкәле ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев