Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Чаллыда коточкыч янгынны сүндергәннәр

Чаллыда М 7 федераль трассасы янындагы складта чыккан янгынны 6 сәгать буе сүндергәннәр.

          Роспотребнадзор һәм Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре һаваның зарарлану дәрәҗәсен тикшереп торган. 
         «АлтынПолимер-НЧ» оешмасы стрейч һәм полимер пленкалар, пластмасса эшләнмәләр җитештерү һәм  сату белән шөгыльләнгән. Склад территориясендә резина һәм пластик яну турындагы хәбәр янгын сүндерү хезмәтенә иртәнге сәгатьләрдә үк җиткерелә.

               “Янгын куркынычлылыгы бишенче класслы булган продуктларга ялкын үрләгән. Бу бик куркыныч, чөнки алардан бик күп зарарлы матдәләр чыга. Янгынның төтене Чаллының Сидоровка һәм ЗЯБ өлешләренә таралды. Шулай ук Тукай районының Суровка авылын да янгыннан чыккан төтен сарып алды", - дип аңлатма бирә Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама территориаль идарәсе. 
             Бу вакыйганы үз күзләре белән күргән кешеләр гадәттән тыш хәл булган урында көчле химик ис таралуын хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев